Әлбәттә, ташландык авыллар, шәһәрләр турында барыбызның да ишеткәнебез бар. Алар безнең Советлар чорыннан соңгы киңлектә генә түгел, ә бөтен дөнья буйлап: АКШта, Кытайда, Япониядә, Германиядә һ.б. илләрдә бар.
Бүген исә Советлар чорында шактый популяр булган, әмма соңгы ике дистә ел эчендә кызганыч хәлгә төшкән, Русиянең үлеп баручы шәһәрләренең берсенә әверелгән Воркута язмышын искә төшерәсе иттек. Бүген Воркута Русиянең мөшкел хәлле моношәһәрләренең берсеннән санала.
Воркута төньяк поляр түгәрәгендәге Печора ташкүмер ятмасы зонасында урнашкан. Төньяк Поляр түгәрәгендә зурлыгы буенча дүртенче урында торган шәһәр. Мәңгелек туңлыкта урнашкан Воркута Европада иң көнчыгыш шәһәр булып санала. Бүген Воркута таралып-җимерелеп баручы кала, ә бит элек кешеләр бирегә үзләре теләп, ташкүмер сәнәгатенә эш эзләп киләләр. СССРның бөтен почмакларыннан Воркутага “озын акча” эшләргә дистәләрчә мең кеше агыла. Алар җир астындагы тирән шахталарда табигатьнең төп байлыгы — ташкүмер чыгаралар.
Таучыларның зур булмаган бу каласы 1943 елда шәһәр статусын ала, ә 50 елларда биредә тормыш умарта күчедәй кайнап тора: урамнар һәм проспектлар, институт филиалы, стадион, пионерлар сарае, театр һәм кинотеатр төзелә. 1960 нчы елда шәһәрдә эре панель йорт төзелеше заводы ачыла. 70 нче еллар башында халык саны 100 меңнән артып китә. 1990 еллар ахырына Воркутада яшәүчеләр саны 120 мең кешегә җитә. 1991 елда кала һәм аның тирә-ягындагы поселокларда яшәүчеләр саны 250 мең була.
Ул елларда Воркутаның әйләнә-тирәсендә эре 13 шахта эшли. Әйләнә-тирәсе дибез, чөнки алар Воркутаны боҗрага алган сыман, ташкүмер ятмаларына якын итеп, бер-бер артлы урнашканнар. Эшчеләрне ары-бире ташып акча түкмәс өчен шахталар янында гына поселоклар төзелә. Эштән 10 минут якынлыкта гына фатирлы булу бик уңайлы була. Йортлар янында поликлиникалар, мәктәпләр, кибетләр һәм кинотеатрлар төзелә. Тормыш шулай бер көе генә акканда давыллы 90 нчы еллар шахтерларның тормышларына үзенең аяусыз үзгәрешләрен кертә башлый. Воркута ташкүмеренең төп файдаланучылары булган поляр арты металлургия заводлары бер-бер артлы эштән туктап, ябыла башлый. 1994 елда иң беренче булып “Хальмер-Ю” шахтасы ябыла. 1997 елда Воркутада “Промышленная”, “Юнь-Яга”, “Южная” шахталары ябыла. Шулай бел-бер артлы 1998 елга кадәр тагын 5 шахта ябыла. Эшсез калган шахтерлар эш эзләп Русия үзәгенә таба юллана башлый. Менә 20 ел буена инде Воркута шәһәре тарала. Эшсезлектән гарык булып, үзәккә үтә торган салкын җилләреннән качып, ел саен шәһәрдән йөзләрчә кеше китә. Моңа кадәр эш булуы аркасында гөрләп торган шәһәр районнары һәм поселоклар “үле зонага” әверелә бара. Кайбер мәгълүматларга ярашлы, бүген Воркута һәм аның тирә-ягындагы посолекларда 155 ташландык йорт санала.
Ташкүмер чыгару сәнәгатендә кризис башлану белән Воркутада яшәүчеләр илнең көньяк һәм үзәк районнарына күченә башлый. Воркута халкы 2019 елның 1 гыйнварына 54,2 мең кешегә калган. Бер ел эчендә тагын йөзләрчә кешенең күченүенә һич шик юк. Моннан 20 ел элек кенә балкып-көлеп торган бишәр катлы йортларның тәрәзәләрендә бүген берәм-сәрән генә ут яна. Алай гына да түгел, тәрәзәләре ватылган, ишекләре каерылган буп-буш күпкатлы йортлар тезелешеп ятимләнеп утыралар. Каланың икътисади хәле шулкадәр мөшкел ки, шәһәр властьларына бишәр катлы йортлары ремонтлап карап тотканчы, тоташ кварталларны ябып һәм аларны хезмәтләндерүдән туктатудан гайре башка чара юк.
Кызганыч, Советлардан соңгы чорда Воркутада яшәүче халык ике тапкырга кимегән. Һәм бу процессны туктатып та, чигендереп тә булмый диләр. Хәер, эшсез калган кешеләр, коммуналь хезмәтләр өчен түләрлек хезмәт хакы да ала алмагач, нишләсеннәр инде?!. Әйткәнебезчә, элек Воркутада 13 ташкүмер шахтасы булган. Нәкъ менә шулар шәһәрнең яшәешен тәэмин иткән.
Төньяктагы әлеге каланың икътисады шулкадәр җимерелгән ки, андагы кешеләргә фатирларын кер юу машинасына алмаштыру да зур бәхеткә әйләнгән. Фатирларын бушка бирүчеләр дә, ташлап китүчеләр дә меңнәрчә. Әлбәттә, кешеләр башта фатирларын сатарга тырышып карыйлар. Тәкъдим ителгән теләсә нинди суммага. Күпме сатарга тырышып та сата алмагач, аптырап-йөдәп, фатирын бүләк итәргә мәҗбүр булучылар күп. Хәзер анда, кимендә, аена бер-ике шәхси фатир бүләк килешүе буенча шәһәр властьларына тапшырыла. Бүгенге көндә кала хакимияте балансында 5 мең буш фатир санала. Аларны бер ел хезмәтләндереп тоту өчен генә дә 500 миллион сум кирәк. Өстәвенә, Воркута хакимияте тиешле санитар хәлдә булган фатирларны гына бүләккә ала икән.
Чарасызлык кешеләрне фатирларын ташлап китәргә мәҗбүр итә. Торып калучылар исә бушап калган фатирларны талап йөрүче мародерлар күбәйгән. Мародерлар идән паркетлары, батареяларга кадәр сүтеп-куптарып алалар икән.
Кешеләр Төньяктагыларны күчерү программасы буенча да китә. Аларга торак сертифакатлары тапшырыла, шуның кысаларында Русиянең йомшаграк климатлы төбәкләренең берсендә фатир сатып алалар. Әлеге программада катнашуны көтеп алырга сабырлык-түземлекләре җитмәүчеләр исә акчаларын җыеп-себереп, үз көчләре белән күченәләр. Саннарга ярашлы, ел саен 220—230 кеше күченү сертификаты ала.
Поселоклардан да күп китәләр. Алар да фатирларын аз гына суммага булса сатарга тырыша. Сата алмаганнары дәүләт программасы буенча күченүне көтәләр. Шәһәр белән поселокларны бәйләүче юлларга буран көрт өя. Гомумән, биредә табигать искиткеч кырыс: кышын секундына 20—22 метр тизлектә җил исә, һава температурасы 45 градуска кадәр җитә. Биредә поляр төн өстенлек итә. Җәен исә ак төннәр башлана: кояш офык артына бөтенләй төшми. Гадәттә җәй июль башында башлана. Җәй эссе дә булырга мөмкин, ләкин ул нибары 20 көн генә була. Биредә агачлар бер катлы йорт биеклеге кадәр генә үсә. Кыргый табигать, тундра, Урал таулары һәм Карск диңгезе якын (180 километр). Шуңа күрә җәй мәлендә табигатьтә ял итәргә туристлар килә.
Шунысы кызыксындыра, бүген башка төбәккә күченә алмаган яисә күченүне көткән кешеләр ни хәлләрдә яшиләр соң? Әле анда нибары дүрт шахта эшли. Тау эшчеләренә, эшнең катлаулыгы төренә карап, 100 мең сумга кадәр эш хакы түләнелә. Воркутада минималь хезмәт хакы 27 мең сум тәшкил итә. Пенсия 30 мең сум, әмма ул акчаларны коммуналь хезмәтләр, азык-төлек, дарулар йота бара. Әйткәндәй, азык-төлек бәясе Русиянең урта полосасыннан әлләни аерылмый диләр. Сөт белән икмәк кенә кыйммәт. Хәер, көндәлек азык булганлыктан, нәкъ менә алар гади кешенең бөтен акчасын суыра да инде. Калач 70 сумнан да арзанрак түгел. Балыкчылык һәм болан хуҗалыгы җитештергән продукция урындагы деликатеслардан санала.
Югары хезмәт хакы 70 меңнән башлана. Табиблар 38 дән 70 — 80 мең сумга кадәр алса, укытучылар исә 30—60 мең сум тирәсе ала дип атала. Воркутада экологлар һәм биологлар һөнәре бөтенләй кирәкми диләр. Эшсезлек куркынычы янаганлыктан, яшьләр мәктәпне тәмамлау белән читкә китә.
Воркута һәм аның тирә-ягындагы поселокларда мәктәпләр, кибетләр дә ташландык хәлдә. Мәсәлән, Воркутага иң якын булган Воргашор поселогында кайчандыр 8 мәктәп, 8 балалар бакчасы булса, бүген нибары 2 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы калган. Ә менә Юршор, Промышленный поселоклары өрәк-шәүләгә әверелгән. Советский поселогы да менә-менә җан бирергә тора.
Ташкүмер сәнәгате белән бергә туган Воркута, бер-бер артлы шахталар ябылуы сәбәпле, акрынлап җан бирә. Кайчандыр бөтен илгә исеме шаулаган Воркутада бүген нибары 4 шахта эшли. Алардагы ташкүмер запасы чама белән 2037 елга кадәр җитәчәк дип фаразлый белгечләр. Шулай ук мәгълүматларга ярашлы, Воркута тирәсендә тикшерелмәгән җир асты байлыклар бар. Алар кыйммәтле металлар да, рудалар да, нефть ятмалары да. Төньяк каланы сүндермәс өчен, бәлки, дәүләт шуларга игътибарын юнәлтер әле дигән рухта язмабызны тәмамлыйсы килә.