Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
13 гыйнвар 2020, 12:35

“Олимпиада-80” кайтавазы” кайда урнашкан?

Сибайда яшәүчеләргә ул яхшы таныш.

“Сибайский рабочий” гәзитенең 1980 елда дөнья күргән саннарының берсендә автомобиль покрышкаларыннан эшләнгән конструкция сурәте басылган.

Әлеге фото шушы елның 19 июленнән 3 августына кадәр Мәскәүдә үткән XXII Җәйге Олимпиада уеннарына багышланган.

1980 елгы Олимпиада уеннарының талисманы аю булды. Исегездәдер, җанатарлар, “До свидания, Москва!” җырына кушылып, күз яшьләре белән аюны “әкият урманына” озатты.

Сибайда Олимпиада аюы сурәтләнгән әлеге металл конструкция яңа ел мәйданына урнаштырыла. Соңыннан аны Ленин урамы 20 адресы буенча ишегалдына күчерәләр. Һәм ул әле булса шунда, кешеләрне үзенә тартып, тарихның матур бер үзенчәлеге булып тора.

Шәһәрдә яшәүче Вячеслав Мухин аңа “Олимпиада-80 кайтавазы” дип исем бирә. Аның әйтүенчә, алар балалар бакчасыннан соң шушы урынга уйнарга ашыкканнар.

Сезнең шәһәр-авылда да шундый үзенчәлекле истәлекләр бармы? Булса, безнең белән дә уртаклашыгыз.
Читайте нас: