Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
24 декабрь 2019, 14:13

Яңа ел турында без белмәгән фактлар

Тарихның “төбенә төшеп” карасак, Карсылу Кыш бабайга әби булып чыга икән...

Месопотамия – Яңа елның туган җире
Тарихчылар фикеренчә, Яңа ел каршылау гореф-гадәте 4000 ел элек Месопотамиядә пәйда булган. Бераз соңрак Борынгы Рим халкы да Яңа елны каршылый башлаган. Баштарак Рим башлыгы Яңа елның кайчан башлануын үзе билгеләп барган, ул елны йә кыскарта, йә озынайта алган. Аннары Рим халкы Яңа елның башын 1 мартта билгеләгән. Ә инде безнең эрага кадәр 153 елда бу бәйрәмне 1 гыйнварда үткәрә башлаганнар. Шул ук көнне алар яңа консул сайлаганнар, ул ант кабул иткән.
(Месопотамия – Якын Көнчыгышта Тигр һәм Евфрат елгалары үзәнендәге географик җирлек).
Бүләкләр бирүне римлылар уйлап чыгарган
Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай узачак дигән фикерне борынгы Рим халкы формалаштырган. Шулай булгач, бәйрәм көнне алар яхшылап күңел ачарга тырышканнар, үзара бүләк бирешкәннәр: баштарак ул төрле тәм-томнар булган, вакыт уза бара акча бүләк итә башлаганнар.
Ял итүне Петр Беренче тәкъдим иткән
1492 елга кадәр Рус илендә Яңа елны мартта каршылаганнар. Аннары аны сентябрь аена күчергәннәр. Җәй буе эшләп, ризык запаслары белән базларны тутыргач, бәйрәм итәргә дә ярый дип санаганнар. Соңыннан Петр Беренче илне Европада булган еллар санавына күчерергә булган. Шулай итеп, Яңа елны 1700 елдан башлап 1нче гыйнварда билгели башлаганнар. Барлык кешеләр җиде көн буе гөрләп бәйрәм итәргә тиеш булган.
Бүгенге көнгә күз ташласак, нәкъ Петр Беренче кушканча бәйрәм итәбез түгелме соң? Яңа ел каникуллары хәтта озынрак та әле. Күңел ачуларның да кимен куймыйбыз, калын кесәлеләр чит якларга юллана. Гади халык салат, кыздырылган каз, пилмән ашап тамагын туйдыргач, чыршы бизәлгән мәйданнарга чыгып керә. Күңел ачу чараларына йөри, ялкаурак һәм әкрен кузгалучылар йомшак диваннарында утырып зәңгәр экран дигән серле дөньяга чума.
Яңа ел чыршылары Русиягә кайдан килгән?
Яңа елда чыршы кую гадәтен шулай ук Петр Беренче Европа илләреннән алган. Бу яңалыкны халык яратмаган, чөнки электән чыршы бик яхшы агач булып саналмаган. Ләкин ничек кенә булмасын, чыршы бизәү безнең заманга хәтле килеп җиткән. Петр заманында чыршыларны бизәмәгәннәр – ул үзе бизәк булып саналган.
Өй эченә кайчан куела башлаган?
1840нчы елларда чыршы өйдә куела башлаган. Беренче булып аны Петербургта яшәгән немецлар өйләренә алып кергән. Алар чыршыны Яңа ел алдыннан ук куйганнар һәм ул Хач ману бәйрәменә (крещение) хәтле торган. Хәзер дә бит бәйрәм (бик ошап киткәч) чыршыларын үз вакытында чыгарып ташлау онытыла. 8 март җитәр алдыннан Яңа ел чыршысын ташлагыз инде, аның урынына тагын ярты ел утырачак мимоза чәчәкләрен куясы бар дигән мәзәк юктан гына килеп чыкмаган.
Чыршы уенчыклары азык-төлек булган
Башта чыршыларны бизәү өчен шәмнәр, алма, кәнфит, прәннек, шикәр, ипи йомшагы кебек ашамлыклар кулланганнар. Иң очында гадәттә йолдыз булган.
1870-нче елларда Америкада яшәүче телеграфист янгын чыгару куркынычы тудырган шәмнәрне алмаштырыр өчен гирляндалар уйлап чыгарган.
Кыш бабай әбисен ияртеп йөргән
Шулай гадәтләнелгән, Кар кызын Кыш Бабайның оныгы дип саныйбыз. Әмма ул алай түгел, “төбенә төшеп” карасак, ул аңа әби булып чыга. Иң элеккеге әкиятләрдә Кар кызының исеме икенче булган. Аны Кострома дип атаганнар. Кострома борынгы славяннарда аграр алиһә булган. Шулай итеп, Кыш Бабайның “оныгы” үзеннән олырак булып чыкты.
Еллар үтү белән без Карсылуны яшәртеп, Кыш бабайны картайтканбыз икән бит. Матур килеп чыккан әйеме? Әби ияртеп йөргәнче яшь кыз белән йөрү Кыш бабайга күңеллерәктер. Ир-ат заты гомер буе кызлар дип саташа, хатын-кыз үлгәнче яшь калырга хыяллана бит...
Читайте нас в