Мандаринны Яңа ел символы дип кабул итә күпләребез. Декабрьдә нинди кибеткә генә кермә, зур-зур ящик-коробкаларда ул төп товар булып тора. Бәйрәм табынында да аның урыны – түрдә. Ләкин менә медицина фәннәре кандидаты. иммунолог-аллерголог Андрей Продеус бу җимеш белән бәйрәмнәрдә артык мавыкмаска киңәш итә.
Аллерголог фикеренчә, цитрусларның барлык файдалы билгеләренә карамастан, мандариннар составына “псевдоаллергик” реакция булдыручы матдәләр керә. Бу реакция ашалган җимешнең күләменә бәйле. 1-2 данә мандариннан ул реакция барлыкка килми, ә инде 1 кило бу җимештән тәнгә вак тимгелләр чыгуы һәм аллергикларның аллергиясе көчәюе мөмкин, ди белгеч.
Бу реакция күп кешеләрдә бар, 15-20% балалар да аннан интегә икән.
“Шуңа ашалган җимеш күләме балалар өчен әһәмияткә ия. 3 яшькә кадәр мандаринны балаларга бирү бөтенләй киңәш ителми, чөнки аллергия хәвефе бик югары”, - ди Андрей Продеус.
Иммунолог фикеренчә, күпләр мандаринны организмда С витамины микъдарен арттырыр өчен ашый. Әмма 100 грамм мандаринда С витаминының тәүлеклек дозасы якынча 44% тәшкил итә. Ә 100 грамм болгар борычында – тәүлеклек норманың 300%. Продеус фикеренчә, организмны С витаминының тәүлеклек нормасын белән тәэмин итәр өчен 35 грамм болгар борычы ашау да җитә, ә мандариннарга килгәндә, аларны 250 грамм ашарга кирәк, җитмәсә, бу чит ил җимеше алллегриягә дә дучар итәргә мөмкин.