Болар кызыклы!
23 Декабря 2019, 14:20

Ялгышып...баеганнар

Ничек лотереяга күп акча отарга?

Добавить в предпочтительные источники Google
Американың Вашингтон шәһәрендә яшәүче бер хатын лотерея билетларын дөрес тутырмаган һәм... 100 мең доллар (6,2 млн. сум) акча откан.
Перина Гейнс ике лотерея билеты сатып ала. Ул комбинацияләрне бутый һәм уйлаган саннарын түгел, ә башкаларны язып чыга. Һәр билеты аңа 50 мең доллар акча китерә.
“Тормышта ялгышлар очраклы булалмый”, - дигән фикердә ул. Язмышка буйсынырга да Аллаһка гына тапшырырга кирәк.
Ул акчасын әлегә кая туздырачагын уйламаган.
Ноябрь аенда Көньяк Австралиядә буталып ике дусның баюына китерүе турында язганнар иде. Алар лотерея билетын чиратлашып сатып ала торган булган. Әмма беркөнне графикларын онытып, икесе дә сатып алганнар һәм һәркайсысы 1,67 млн доллар (71,8 млн сум) акча отканнар.
Читайте нас