Болар кызыклы!
18 Декабря 2019, 13:05

Иң биек чыршы бездә!

Мәскәүнеке 27 метр биеклектә, ә безнеке?

Добавить в предпочтительные источники Google
Мәскәүнеке 27 метр биеклектә, ә безнеке?
Бөтен халык Яңа елга әзерләнә. 2020 елны каршыларга әзерләнгәндә Уфаның В.Ленин исемендәге үзәк мәйданына да яшел сылукай килеп урнашты. Ачыклануынча, быел безнең чыршы бөтен Русиядәге сылукайларның иң биеге икән бит.
Иң биек чыршылар унлыгында кызык кына саннар күренә: Красноярскийда – 55, Екатеринбургта- 50, Казанда – 35, Барнаулда – 32, Тулада – 32, Перьмдә -30, Владивостокта – 28, Төмән чыршысы 28 метр биеклектә. Әмма алар ясалма чыршылар. Ә менә тере чыршы утырту буенча Мәскәүне (27 метр) дә уздырып җибәргәнбез. Безнең Благовещен районы урманнарында үскән сылукайның буе 30 метр!
Берничә еллар элек Уфага балаларына килеп Яңа ел каршылаган бер әби авылга кайткач “олы юлкы күрдем” дип бик озак мактанып йөргән. Менә хәзер килеп күрсә ни дияр иде икән?
Читайте нас