Ел саен 15 декабрьдә, дөньяда иң күп чәй җитештерүче илләрдә- Халыкара чәй көне (International Tea Day) билгеләп үтелә.
Бүгенге көннең максаты - хөкүмәт һәм гражданнарның игътибарын чәй сату проблемаларына, чәй җитештерүче хезмәткәрләрнең хәле, зур булмаган җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында үзара бәйләнештә тору проблемаларына җәлеп итү. Һәм, әлбәттә, бу эчемлекне популярлаштыру. Халыкара чәй көнен нәкъ, менә 15 декабрьдә билгеләп үтү карары Бөтендөнья иҗтимагый форумы барышында, берничә тапкыр фикер алышканнан соң кабул ителә.
Русиядә чәй 17 гасырның беренче яртысыннан билгеле. Чәй эчемлек буларак, Кытайның икенче императоры Шен Нунг тарафыннан, безнең эрага кадәр 2737 елда ачылган дип санала. Безнең эраның 400-600 елларында Кытайда чәй белән кызыксыну арта.
Халыкара чәй көне хөрмәтенә, Роспотребнадзор аны сатып алганда нәрсәгә таянып эш итәргә кирәклеген киңәш итә. Тәкъдимнәр ведомство сайтында бастырылган. Чәй сайлаганда төргәкнең бөтенлегенә һәм маркировкасына игътибар итәргә кирәк. Анда продукт атамасы, чималның составы, адресы, яраклылык вакыты, саклау шартлары һәм әзерләү ысулы күрсәтелергә тиеш. Чәй бөртегендә сабак һәм сындырылган яфраклар булырга тиеш түгел.Чәй пешерелгәннән соң үтә күренмәле, ачык кара төстә, нәфис хуш исле булырга тиеш. Белгечләр әйтүенчә, эчемлек тәмле булсын өчен, чәйне караңгы, коры килеш сакларга кирәк.