Болар кызыклы!
12 Декабря 2019, 08:10

Яңа елга иң популяр бүләкләр нинди?

Әйткәндәй, 51% транзакцияләр саны ирләр исәбенә туры килгән.

title
МТС банкы аналитиклары, республика халкы нәрсәләр сатып алганны исәпкә алып, Башкортстандагы иң популяр яңа ел бүләкләрен атады.
Иң популяр бүләк – смартфон. Икенче ел рәттән инде якыннарына еш кына шушы гаджетны бүләк итәләр икән. Чыршы төбендә смартфон, башка гаджетлар һәм аларга аксессуарлар ятарга мөмкин (40 %).
Популярлык буенча икенче урында (25%) – кием-салым. Аннан тыш аяк киеме/ кием-салым кибете сертификаты да еш очрый торган бүләкләрдән санала.
Соңыннан косметика килә (19%). Бу бүләкнең универсальлеге шунда – ир-атларга да, хатын-кызларга да косметика сатып алырга була. Махсус косметика кибетләренә сертификатлар бүләк итү дә киң таралган.
Исемлек ахырында – китаплар (5%). Цифрлы эпохада яшәсәк тә, кәгазь китаплар популяр бүләкләр булып кала бирә.
Шуны да әйтеп үтү мөһим: МТС банкы белгечләре 5 иң популяр транзакцияне генә караган, алар 100% күләм буларак кабул ителгән дә. Әйткәндәй, 51% транзакцияләр саны ирләр исәбенә туры килгән.
Читайте нас