Бәрәңге кебек гадәти ризык турында да без бик күп белмибез икән. Агоротехнологияләр өлкәсендәге белгечләр бәрәңге турында аптыратырлык мәгълүматлар белән бүлешкән.
Бәрәңгенең төрләре күп – шәмәхә, ак, сары, кызыл. Бу төр бәрәңгеләр үзара крахмал микъдары һәм файдалы матдәләр күләме буенча аерыла.
Шәмәхә төстәге бәрәңгедә кеше организмыннан авыр металларны чыгаручы антиоксидантлар күп. Яшелчәнең бу төрен начар экологияле җирлекләрдә кулланырга киңәш итәләр. Ул хәтта яман шеш барлыкка килүгә киртә була ала, ди галимнәр.
Пешкәндә тиз тарала торган бәрәңге гәүдә массалары түбән, ягъни ябык кешеләр өчен яхшы туры килә.
Ә менә ябыкканда кызыл бүлбеләрне ашарга киңәш итәләр.
Яшел бәрәңгене ашарга ярыймы?
Өлгереп бетмәгән яисә кояш караган яшелләнгән бәрәңгене ашарга киңәш ителми. Яшел төсе аңарда соланин күп булуны аңлата, ул кеше организмы өчен хәвефле. Соланиннан артык көчле агулану булмаса да, аны ашамавың хәерлерәк.
Табиблар бәрәңгедән әзерләнгән ризыкларны файдасы буенча классификацияләгән. Беренче урында бәрәңгене бөтен килеш мичтә әзерләү, икенчесе – мундирда пешерелгән, өченчесе – кабыгын арчып, мичтә пешерү. Әмма тәмләткечләр аз булган саен яхшырак.
Бәрәңге измәсе файдалымы?
Кечкенәдән күпләр яратып ашаган бәрәңге измәсендә файдалы матдәләр юк, ди диетологлар. Анда симертә торган калорияләр генә күп. Кыздырылган бәрәңге яратучыларның дә кәефен төшерәбез: бу яшелчәне майда кыздырганда әчү процессы барлыкка килә, ә алар үз чиратында холестеринны күтәрә. Фри бәрәңгесе рейтингта иң соңгы урынны алган. Туклыклы һәм тәмле булса да, ул кандагы глюкоза дәрәҗәсен арттыра. Ә ул кешене симертә.
Кабыгы белән ашарга ярыймы?
Безнең әниләребез һәм картәниләребез мундирда пешкән бәрәңге үтә дә файдалы ризык дип өйрәтеп үстерделәр. Әмма бу факт яртылаш кына дөрескә туры килә. Бәрәңгене кабыгы беләнт аерым бер мизгелдә генә ашарга ярый. Иң файдалысы – яңа казып алган бәрәңге. Ул яшелчәнең кабыгы юка һәм анда клетчатка микъдары зур. Ә менә озаграк сакланган саен бәрәңгедә организмга файдалы булмаган соланин күләме арта.