Болар кызыклы!
28 Ноября 2019, 10:40

Алтыннарын алып кайтканнар

Польшаның Милли банкы Бөек Британиядән 100 тонна алтынын ташып бетерүе турында белдерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Польшаның Милли банкы Бөек Британиядән 100 тонна алтынын ташып бетерүе турында белдерде. Поляклар алтыннарын анда Икенче Бөтендөнья сугышы башланган 1939 елда озаткан булган.
Алтынны чыгаруда берничә мең кеше катнашкан. Аларның күпчелеге — банкның иминлек хезмәте кешеләре. Эретелгән алтын шакмакларын ай буена самолетлар белән ташыганнар. Варшава һәм Познани аэропортларына төшкән самолетлардан алтынннарны йөк машиналарына төяп, дистәләрчә хәрбиләр сагы астында илнең төрле төбәгендәге алтын саклагычларга урнаштырганнар. Йөкнең гомум күләме 4,2 млрд. евро тәшкил итә дип атала. 2019 елның июль ае мәгълүматларына ярашлы, илнең алтын запасы 228, 6 тонна тәшкил итә.
Быел октябрьдә дөнья экспертлары биржа фондлары һәм илләрнең алтынга зур кызыксынулары уянуы дөнья кризисы якынаюы турында сөйли дип белдергәннәр иде. Соңгы тапкыр бу хәл 2009 елда күзәтелгән иде. Әмма кайбер аналитиклар, әгәр Кытай белән АКШ сәүдә килешүен яңадан төзи алсалар, алтын бәясе 10 проценттан да түбәнрәк төшмәячәк дип саныйлар.
Читайте нас