Эш шунда: бу хайваннар бик күп үсемлек, җимеш һәм чәчәкләр ашый, әмма аларның өчтән бер өлешен генә эшкәртә икән. Калганы табигый юл белән организмнан чыга. Димәк, филләрнең тизәге – табигать үзе бутаган үзенчәлекле коктейль, дигән нәтиҗәгә килә Ансли гаиләсе. Һәм шул “гөлләмә”не төнәтеп джин ясарга була. Беренче партия тизәкне алар сафари паркыннан сатып алганнар. Ә аннан инде үзләре җыя башлаганнар. “Материал”ны тәүдә киптерәләр, аннан эшкәртелмәгән үләннәр генә торып калсын өчен яхшылап юалар. Янә киптерәләр һәм махсус шкафта саклыйлар. Шул үләннәрдән төнәтелгән «Indlovu Gin» исеме алган джинның бер шәшәсе 32 долларга сатыла. Эшкуарлар әлеге хәтәр үзенчәлекле эчемлекне нинди күләмдә әзерләүләрен сер итеп саклыйлар, әмма туристлар арасында бу джинны сатып алучылар күп икән. Африкадан сувенирсыз киткәнче фил тизәге төнәтмәсе алып китәләр...