Американың Висконсин штатында яшәүче бер хатын маэмае ярдәмендә үзендә яман шеш чир барын ачыклаган.
Стефани Херфель моннан 6 ел элек Сьерра кушаматлы этенең үзен сәер тота башлавын сизеп кала. Маэмай хуҗабикәсе янына килеп, гел генә аның эчен иснәгән һәм борынын салып яткан. Башта хатын этнең бу кылыгын искә алмаган, әмма берничә көннән соң Сьерраның шкаф артына йомарланып кереп ятып, танавын койрыгы астына яшерүен искә ала. “Аның кечкенә йөзе юеш, ә кашлары җыерылган иде”,—ди Стефани.
Этенең сәер кылыгы һәм эчендә кинәт башланган авыртынулар аркасында хатын табибларга мөрәҗәгать итә. Табиблар хатынның аналыгында 3 нче стадия яман шеш барлыгын ачыклый һәм кичектермичә дәвалый башлыйлар.Чир чигенә.
Ләкин берничә айдан эт тагын да Стефаниның эчен исни һәм танавын койрыгы һәм аяклары астына яшереп ята башлый. Табиблар хатынның хәвефен раслый — яман шеш әйләнеп кайта.
Стефаниның дәвалаучы табибы Дэвид Кушнер этнең бу кылыгына рациональ аңлатма бар дип белдерә. Гыйльми тикшеренүләр этләрнең 97 процент очракта сәламәт канны яман шеше белән зарарланган каннан исе буенча аера алуын күрсәткән.
“Тикшеренүләрнең бу өлкәсе гаять кызыклы. Ул этнең ис тою сәләтен яман шеш чирен ачыклау өчен файдалану ихтималын күзаллый”,—дип саный галим Хезер Джанкейра.
Моңа кадәр хуҗабикәсен яман шеш авыруыннан коткарган песи турында да хәбәрләр булган иде. Песи гел генә хуҗабикәсенең күкрәгендә сикереп, үзен сәер тоткан. Соңрак табиблар хатынкайның күкрәгендә яман шеш таба.