Болар кызыклы!
21 Ноября 2019, 10:55

Артта калган илләр аталды

Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) дөньяның әлле-хөлле яшәгән илләренең исемлеге белән таныштырды.

title
Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) дөньяның әлле-хөлле яшәгән илләренең исемлеге белән таныштырды. Исемлеккә 47 дәүләт кертелгән. Нигездә алар Африка һәм Азия илләре һәм утрау дәүләтләре. Алар арасында Эфиопия, Мадагаскар, Әфганстан, Уганда, Замбия, Бангладеш, Соломон утраулары, Лаос, Камбоджа, Йәмән, Бутан һ.б. илләр атала.
Доклад авторлары илләргә җан башына керем, кеше ресурслары һәм икътисади артта калганлык критерийларыннан чыгып анализ ясаган.
Ә былтыр сентябрьдә БМО иң югары керемле илләр исемлеген төзегән иде. Исемлеккә барлыгы 189 дәүләт кертелгән. Шуларның 59ы — югары үсешкән һәм 38 е түбән дәрәҗә үсештә булган илләр. Беренче урынга Норвегия чыккан. Бу илдә гомер озынлыгы 82 яшь тәшкил итә. Уртача белем алу озынлыгы—12 ел. Җан башына уртача тулаем милли продукт җитештерү 68 мең доллар.
Русия бу исемлектә Оман һәм Черногориядән соң 49 нчы урында тора. Экспертлар Русиядә уртача гомер озынлыгы 71 яшь дип бәяләгән. Белем алу вакыты уртача 12 ел булса, җан башына уртача тулаем милли продукт җитештерү 24 мең доллар тәшкил иткән.
Читайте нас