Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
19 ноябрь 2019, 17:25

Бәдрәф көне белән!

Бөтендөнья бәдрәф оешмасы Русиядә бәдрәф саммиты үткәрергә өметләнә.

Бөтендөнья бәдрәф оешмасы Русиядә бәдрәф саммиты үткәрергә өметләнә. Бу турыда әлеге оешманың директоры һәм аңа нигез салучы Джек Сим белдерә.
Бөтендөнья бәдрәф оешмасы үзенең җыелышын бер тапкыр— 2006 елда — Русиядә үткәргән булган. Күрәсең, Мәскәү аларга ошап киткән, тагын килмәкчеләр.
Исеме шаян булса да, Бөтендөнья бәдрәф оешмасы җитди эшләр башкара —ул начар санитария шартлары аркасында килеп чыккан чирләргә каршы көрәшә. Быел туалет саммиты Бразилиядә үтә. Оешма Амазонка елгасы һәм аның кушылдыклары, күлләр һәм кызыну урыннарының нәҗесләр белән пычрануы мәсьәләсен күтәргән.
Бөтендөнья бәдрәф оешмасына 2001 елда нигез салына, шушы ук елда Русия бәдрәф оешмасы да пәйда була. Бүгенге көндә дөньяда 10 бәдрәф оешмасы эшли.
БМО 19 ноябрьне Бөтендөнья бәдрәф көне итеп раслаган.
Читайте нас