Русиядә Кыш бабайның туган көнен рәсми рәвештә кайчан билгеләүләрен белә идегезме?
Ә бит аның туган көне очраклы сайланмаган - нәкъ 18ендә бабаебызның туган ягы Великий Устюгда чын кыш башлана, суыклар килеп җитә.
Бу бәйрәмгә Кыш бабайның туган ягында аеруча нык әзерләнәләр. 18ендә махсус почта тартмасы элеп куела – урындагы балалар да, килгән туристлар да Кыш бабайны котлаган открыткаларын шунда сала.
Замана Кыш бабае бүгенге тормыш белән бергә атларга тиеш. Шуңа күрә ул яңа технологияләрне дә үзләштерә – балалардан котлауларны хәзер ул электрон почта аша да ала. Алай гына да түгел, социаль челтәрләрдә блоглар алып бара һәм хезмәттәшләре белән кәрәзле телефоннан сөйләшә.
Кыш бабайның туган көнендә аны күп санлы туганнары һәм коллегалары – Финляндиядән Санта-Клаус, Якутиядән Чисхан, Карелиядән Паккейне, Чехиядән Микулаш, Костромадан Кар кызы, шулай ук Вологдадан, Мәскәүдән, Түбән Новгородтан, башка шәһәрләрдән рәсми делегацияләр килә икән.
Великий Устюгның үзәк мәйданында бу көнне бәйрәм чаралары үтә, яңа елның беренче чыршысында утлар кабына. Менә шуннан соң инде Кыш бабай Русия шәһәрләре буенча сәяхәткә чыгып китә, һәр җирдә балалар белән уеннар уйнап, чыршыларда яңа ел утлары кабызып йөри.
Кыш бабайны туган көне белән сез дә котлый аласыз, дуслар. Телисез икән, хат языгыз.
Котлауларны 25 ноябрьгә кадәр 450098, г. Уфа, а/я “Деду Морозу” адресы буенча салырга була. Яки электрон почта аша: pismo-dedumorozu@list.ru