Цирк куполы астында канатларга тотынып чыгыш ясаган кызда кинәт диарея – көчле эч китү башланган. Туташның түзәр әмәле калмаган. Бер сүз белән әйткәндә, полиция биргән мәгълүматлар буенча, бу хәлдән 23 кеше зыян күргән. Аларның барсына да психологик ярдәм күрсәтелгән, ә цирк җитәкчелеге акчаларын кире кайтарып биргән. Җитмәсә, компенсация рәвешендә алдагы тамашаларга да бушлай билетлар бирергә вәгъдә иткәннәр.