Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
11 ноябрь 2019, 17:45

Космоста фәрештәләр: чынбарлыкмы, иллюзияме?

Космонавтларның “космоста фәрештәләр - Җир йөзендә чебенннәр һәм черкиләр кебек үк гадәти күренеш” дип белдерүе күпләрне шок хәлендә калдырган.

Борын-борыннан адәм балалары Ходайга ышанган һәм аларның башына Аллаһы Тәгаләнең юклыгы турындагы уйлар кереп тә карамаган. Ләкин, сер түгел, соңгы 200 елда кешелек нәселенең кайсыбер вәкилләре Ходайның барлыгына ышанмауларын яшереп тә тормый. Ләкин ниндидер бер илаһи көчнең барлыгын күпләр таный. Шуларны исбатлаучы хәлләргә тукталыйк әле.
XX гасырның икенче яртысында космосны үзләштерү башланды. Шул вакытта аерым космонавтларның “космоста фәрештәләр - Җир йөзендә чебенннәр һәм черкиләр кебек үк гадәти күренеш” дип белдерүе күпләрне шок хәлендә калдырган. Димәк, фәрештәләр бар икән, Ходай да бар?! Буш сүзле булып калмас өчен, кире каккысыз фактларга күз салыйк.
1982 елның апрелендә “Салют-7” совет орбита станциясе җир тирәли орбитага чыга. Ул җир тирәли 5200 тапкыр әйләнеп чыга һәм орбитада 3216 көн була. 816 көн дәвамында анда 6 экипаж эшли. Экипаж әгъзалары ачык космоска 13 тапкыр чыга һәм анда 48 сәгать була.
1984 елның февралендә станциядә чираттагы экипаж эш башлый. Космонавтларны бирегә Союз Т-10 космик корабле алып килә. Экипаж 3 кешедән тора: Кизим Леонид – командир, Соловьев Владимир – бортинженер һәм Атьков Олег – космонавт-тикшерүче. Алар бергәләп техника һәм медицинага кагылышлы фәнни тикшерүләр үткәргән. Егетләр станциядә 237 тәүлек яши.
Баштагы мәлдә космонавтларның эшләре бик шома бара, ләкин 148нче көнгә болар гадәттән тыш хәлгә юлыгалар. Көтмәгәндә станцияне саргылт төстәге яктылык каплый. Ул шулкадәр якты була, егетләр кыска гына бер мәлгә күрү сәләтен югалта. Космонавтлар хәтта шартлау булган икән дип уйлый. Ләкин тагын да берничә минуттан аларга күрү сәләте әйләнеп кайта. Алар иллюминатор аша карыйлар һәм елмаеп торган йөзләр күрәләр. Кеше йөзләре!
Космик станция янында һавасыз киңлектә 7 фәрештә “эленеп” тора! Аларның башы, гәүдәсе бар, иңнәрендә аерымачык канатлары күренеп тора. Бу гаҗәеп җан ияләре станция янында 15 минут тирәсе торганнар, аннары космик бушлыкта эреп юкка чыкканнар.
Экипаж әгъзалары шушы хәлдән соң башта массакүләм галюцинация тәэсиренә бирелдек дип уйлаган. Бу хәлне башкача аңлату юлын тапмаганнар. Бер сүз белән әйткәндә, алар “фәрештәләрнең космоста очып йөрүе – арыган баш мие тудырган гадәти иллюзия” дип уйлаган.
Әлеге хәлләр шулай тавыш-тынсыз гына үтеп тә китәр иде, бәлки. Ләкин 1982 елның июлендә “Салют-7” орбита станциясенә Владимир Джанибеков җитәкчелегендә тагын бер экспедиция килә. Аның составында – Светлана Савицкая, Игорь Волк. Хәзер инде җир тирәли әйләнүче корабльдә алты космонавт эшли.
25 июльдә Джанибеков һәм Савицкая ачык космоска чыга. Анда алар 3 сәгать тә 35 минут була. Алар әйләнеп кайтып 3 сәгать үтүгә станцияне тагын да көчле яктылык каплый. Хәзер инде космостагы җиде фәрештәне алты космонавт та күрә. Фәрештәләр адәм балаларына елмаеп карап тора, аларны 10 минут тирәсе озата бара һәм юкка чыга. Үзләренең размерлары белән бу серле җан ияләре зур самолет размерына туры килгән. Ә юка гына көмеш сыман киемнәре космоста әкрен генә җилфердәп торган.
Бу хәлләрне космонавтларның арыганлыгы белән аңлатырга булыр иде. Ләкин фәрештәләрне алты космонавт та күргән бит. Фәрештәләр бар икән, димәк, Ходай да бар дигән сүз. Килешәсезме?
Читайте нас: