Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
11 ноябрь 2019, 15:52

Денис – башлы егет!

“Что? Где? Когда?” акыллы башлар уенында Бәллүр ябалакка ия булган татар егете кем ул?

“Что? Где? Когда?” акыллы башлар уенында Бәллүр ябалакка ия булган татар егете кем ул?
Яңа сезонның ачышы булган Денис Галиәкбәров бу уенны күзәтеп баручыларның игътибарын җәлеп итте. Белермәннәр ул көнне тамашачыларны 6:0 исәбенә җиңде. 44 ел эшләп килүче клуб тарихында бу икенче генә очрак!
Суперблицта шаккатыргыч тизлектә, өч сорауга да дөрес җавап биргән Денис өчен сөенүләр... Ул вакытта аңа 23 яшь иде бит. Гомумән, Казан егете үз командасы һәм белермәннәр клубы әгъзалары арасында бик тә аерылып тора.
Кем соң ул Денис? Кайда туган, кайда үскән?
Денис Казан шәһәрендә туып үскән.
Беренче бөтенрусия эрудиты дигән танылуга 2010 елда ирешә. Анда “Самый умный” тапшыруының кышкы-язгы сезоны чемпионы була. Әтисе әйтүенчә, 5-6 нчы сыйныфларда укыган Денис бу ярышларда катнашырга кирәклеген үзе хәл иткән.
Телевизордагы телефон номерлары буенча шалтыратып, сайлап алу турына эләгә, аннары Казанда узган видеокастингка чакыралар, күп тә үтми Мәскәүгә дә чакыртып алалар.
«Иң акыллы»ның 15 уенында катнаша егет. Унберәр көндәш белән барган бу ярышларның дүртесенедә тулысынча җиңеп чыга. Тагын дүрт тапкыр призерлар өчлесенә эләгә.
Яшь вундеркиндның үзе белән әлегә турыдан аралашу мөмкин түгел. Денис Беренче канал белән килешәү төзегән, халыкка барып ирешәсе һәр сүзе өчен ул ризалык алырга тиеш.
Әлеге вакытта Иван Жаркевич җитәкчелегендәге команданың чагу уенчысы Денис Галиәкбәров кечкенәдән зирәк бала була.
— Денис мәктәпкә кергәнче укый башлады. Башлангыч сыйныфларны укыткан нәнәсенең бик яхшы китапханәсе бар иде. Бу уңышлар өчен иң зур рәхмәт аңа, -ди яшь вундеркиндның әтисе – Андрей Галиәкбәров.
— Бездә акыллы балалар бик күп, ләкин алар барысы да мондый уеннарда катнашып бармыйдыр.
Денис «Кайда? Кайчан? Нәрсә?» турнирларында күп катнашкан. Ә узган елның май аенда аны телевизион уен өстәле артына утырталар. Белермәннәр ул вакытта отыла. Ә Денис иң яхшы уенчы титулына һәм өч ябалакның берсенә лаек була.
Дениска 9 ноябрьдә 24 яшь тулды. Әле ул икътисадның Югары магистратурасында укый.
Читайте нас: