Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
8 ноябрь 2019, 16:40

Зәңгәр урамнарда җилләр уйнап тора...

Дөньяның бер башкаласында эсселек белән көрәшнең гадәти булмаган ысулын уйлап тапканнар.

Дөньяның бер башкаласында эсселек белән көрәшнең гадәти булмаган ысулын уйлап тапканнар.
Катарда җәй көне эсселек 46 градуска җитә. Шул шартларда кешеләр егылып үлмәсен өчен урамнарга гигант вентиляторлар урнаштырып, асфальтны зәңгәр төскә буяп карарга мәҗбүр булганнар.
Бик кайнар шул анда. Биредә 3 елдан соң узасы чемпионат та шушы эсселек аркасында кышка күчерелгән.
Властьләр кояш кыздыруына каршы чаралар уйлап табарга, аңа каршы көрәшергә мәҗбүр. Кайда ничек инде?
Стадионнарда уенчыларга су сиптереп торалар. Сәүдә үзәкләренә кергән җирләрдә дә зур вентиляторлар урнаштырыла.
Властьләр өчен кайнар асфальт иң зур проблема булып тора. Инде асфальтны да зәңгәр төскә буяп, эсселектән бераз котылмакчы булала
Читайте нас: