Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
7 ноябрь 2019, 15:00

Мәскәүдә нинди фатир сатып алалар?

Мәскәү шәһәре риэлторлары иң гаҗәеп клиентлар турында сөйләгән.

Мәскәү шәһәре риэлторлары иң гаҗәеп клиентлар турында сөйләгән. Агентлар әйтүенчә, һәр клиент үзенчәлекле, һәр һәркайсы белән индивидуаль эшләргә кирәк.
Иң авыр мәсьәлә – фэншуй буенча фатир табу икән. Бу очракта бик күп параметрлар бер-берсенә туры килергә тиеш һәм алар эшне нык катлауландыра. Әгәр туры килмәсә, имеш, фатир иясенең сәламәтлегенә начар йогынты ясаячак, бизнесы бармаячак, мәхәббәт эшләрендә комаучаулаячак, һәм башкалар.
Икенче урында – астрологлар ярдәме белән эзләүләр. Андыйлар өчен фатирның номеры, мәйданы, хакы, ничәнче катта булуы, сатучының исеме, кадастр номеры, тәрәзәләрнең кай якка каравы “бик зур әһәмияткә” ия. Астролог барсын да тикшереп фатирны сатып алыргамы-юкмы икәнлеген әйтәчәк. Әгәр сатып алырга ярый икән, ул сату-алу килешүе өчен көнен билгели. Ә ул кайчакта берничә айга сузыла...
Өченче проблема - ниндидер конкрет санлы фатир эзләү. Әйтик, 13, яисә 113 нче санлы фатир.
Дүртенче урында – аслы-өсле сатылучы ике фатир эзләүчеләр бар.
Мәскәүдә хәзер торакны арендага тапшыру модага кергән. Кайбер очракта кешеләр үзләре яшәгән бердәнбер торакны да арендага тапшыра, балкон, лоджиялар кебек гадәти булмаган объектлар да тәкъдим ителә, дип сөйләгәннәр риэлторлар.
Читайте нас: