Бүген “вытрезвитель”нең туган көне икән бит. 117 ел элек нәкъ 7 нче ноябрь көнне Тула шәһәрендә табиб Федор Сергеевич Архангельский инициативасы буенча ачылган беренче айныткыч. Бу приютны ачканда Федор Архангельский эчкечелеккә каршы көрәш бурычын күтәреп чыккан.
Айныткычка Тула шәһәре урамнарында дөм исерек килеш полиция тарафыннан табылган һәм медицина ярдәменә мохтаҗ булган затларга түләүсез приют, медицина ярдәме күрсәтү бурычы куелган. Приют ике бүлектән торган: берсе - исерекләр өчен айныткыч, ә икенчесендә эчкече ата-аналарның балалары өчен приют урнашкан.
СССР чорында беренче айныткыч 1931 елның 14 ноябрендә ачылган. Брежнев вакытында алар бик актив эшләгәннәр. Горбачевның алкогольгә каршы кампаниясендә дә мөһим роль үтәгәннәр.
Әмма 2011 елда Русиядә айныткычларны бетерделәр. Ә урамнарда рәхәтләнеп йөргән исерек кешеләрне күзәтү һәм “аларны хискә китерү” функцияләре полициягә һәм табибларга йөкләндерелде.
Болар барысы да җәмгыятьтә күп каршылыклы фикерләр уятты әлбәттә. Соңгы елларда Русиядә айныткычлар системасын торгызырга кирәклеге турында сүзләр ешрак яңгырый башлады. Һәм нәтиҗәдә айныткычларның кайтарылуын Дәүләт Думасында хуплаганнар.