Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
1 ноябрь 2019, 12:23

“Әни, ә тукраннарның мие селкенәме?”

Шундый сорау биреп аптыратты мине кече улым. Беркайчан да бу турыда уйлаганым юк иде, балага дөрес җавап бирер өчен тиз генә мәгълүмат эзләргә туры килде.

Шундый сорау биреп аптыратты мине кече улым. Беркайчан да бу турыда уйлаганым юк иде, балага дөрес җавап бирер өчен тиз генә мәгълүмат эзләргә туры килде.

Урманда кайчан да булса булган кеше тукраннарның үзенә ничек азык табуы белән яхшы таныш. Улым миңа биргән сорау галимнәрне күптәннән кызыксындырган икән: агач кәүсәсенә томшыклары белән шулкадәр тиз һәм көчле итеп сукканда ничек бу кошларның томшыклары җәрәхәтләнми, күзләренең челтәре ничек купмый һәм башы ничек зарарланмый?

Тукран томшыгы белән агачка көненә 12 мең тапкыр сугарга һәм аларның сугу тизлеге сәгатенә 25 километрга кадәр җитәргә мөмкин.

Шулай итеп, ни өчен бу кошның мие селкенми?

Беренчедән, аның нык каты томшыгы кәүсәгә сукканда селкенми һәм калтырамый. Муеннарында бу вакытта башны артка һәм алга ию өчен җаваплы мускуллары гына эшли. Димәк, тукран сайланган курстан миллиметрга да тайпыла алмый.

Моннан тыш, әлеге кошның баш сөяге белән мие арасындагы сыекча бик нечкә катлам алып тора. Шулай ук ул сыекча бик куе һәм ябышкак, сугудан барлыкка килгән зыян китерергә сәләтле дулкыннарны шунда ук баса.

Тукранның баш сөяге эчендә гиоид дип аталган үзенчәлекле сыгылмалы “амортизатор” бар. Гиоид – тел асты сөягененең мөһим элементы. Ул бик озын һәм баш тирәли уралып, баш миен селкенүдән саклый.

Шулай ук галимнәр тукраннарның баш сөякләренең төзелешен тикшереп, аларның губка кебек тишекле тукымалардан торуын ачыклыйлар. Баш миен саклаучы сыекча белән гиоид басып бетерә алмаган куркыныч вибрацияләрне нәкъ шул “губка” баса.

Ә тукранның күзләрен өченче күз кабагы дип аталган элпә саклый икән.

Тагын бер кызыклы фактны әйтеп үтәргә кирәк: томшык белән агач кәүсәсенә сукканда тукранның ми температурасы күтәрелә. Кош, бу температураны киметү өчен, тәнәфесләр ясарга мәҗбүр.
Читайте нас в