Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
1 ноябрь 2019, 13:09

Холестерин да файдалы икән

Моңа кадәр холестеринны зыянлы дип ишетеп белә идек.

Швециянең Лунд университеты галимнәре халыкара төркеме һәм Шарҗә университеты (Берләшкән гарәп әмирлекләре) инсулин бүлеп чыгару өчен җаваплы булган рецепторны (GPR183 рецепторы) активлашытырыр өчен холестерин кирәк икәнлеген ачыклаган. Тикшеренү нәтиҗәләре Molecular and Cellular Endocrinology журналында басылып чыккан.


Белгечләр инсулинның кандагы шикәр дәрәҗәсен төп көйләүче матдә икәнлеген аңлата.


Тикшеренү җитәкчесе Альберт Салехи сүзләре буенча, галимнәр бу рецепторны активлаштырырга өйрәнсә, холестерин күрсәткече түбән булган кешеләрдә инсулин эшләп чыгара торган дарулар пәйда булуы мөмкин.

Салехи шулай ук бу ачыш киләчәктә югары аппетитны баса алачак дигән фикердә.
Читайте нас: