Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
1 ноябрь 2019, 13:24

Халыкара веганнар көне

БМОның соңгы исәпләүләре буенча, безнең планетада миллиардка якын кеше аңлы рәвештә кош-хайван итләреннән һәм продуктларыннан баш тарткан. Ә бу – һәр җиденче кеше дигән сүз.

Бу бәйрәм 1994 елда барлыкка килә һәм һәр елны 1 ноябрьдә үткәрелә.
БМОның соңгы исәпләүләре буенча, безнең планетада миллиардка якын кеше аңлы рәвештә кош-хайван итләреннән һәм продуктларыннан баш тарткан. Ә бу – һәр җиденче кеше дигән сүз.
Вегетариан сүзе vegetarius дигән латин сүзеннән алынган һәм үсемлек дигәнне аңлата. Хәзер шушы сүзне кыскартып веган дип кенә йөртәләр. Вегетарианнар – бары тик үсемлек продуктлары белән генә тукланалар, ит ашамыйлар, хәтта йомырка, сөт, бал кебек продуктларны да. Гомумән фаунага кагылган бернәрсәне дә. Һәм бу диета түгел, ә аларның яшәү рәвешләре. Алар җәнлекләрнең тиреләреннән, мехларыннан, йоннарыннан эшләнгән, шулай ук ефәк киемнәрне дә кимиләр.
Вегетарианлыкның төп сәбәбе: хайваннарны үтерергә һәм алар белән рәхимсез мөгамәләдә булырга теләмәү.
Читайте нас: