Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
31 октябрь 2019, 12:06

Хатын-кыз өч нәрсәсен каплап йөрсә яхшырак. Нәрсәләрне?

Күпләр “өлкән яшь апалар тезләрен, тәннең интим урыннарын һәм иңнәрен каплап йөрергә тиеш” дип уйлап куйгандыр инде. Юк, шул.

Бу сүзләрне укып, күпләр “өлкән яшьтәге апалар тезләрен, тәннең интим урыннарын һәм иңнәрен каплап йөрергә тиеш” дип уйлап куйгандыр инде. Юк шул, дуслар. Бераз ялгыштыгыз. Болар турында күп язылды инде. Сүз икенчерәк нәрсәләр турында.
1. Беренчедән, бу - култык аслары.
Еш кына шулай да була: хатын-кыз энәсеннән җебенә кадәр матур итеп киенгән, бизәнгән була. Ул чәчләр, ул туфлиләр. Бар да матур! Әмма бюстгальтер астыннан бүселеп чыккан, күренеп торган тән тиресе хатын-кызның бар күркәм образын юкка чыгара да куя. Димәк, эчке кием дөрес сайлап алынмаган. Я размеры белән ялгышкансыз, я формасы белән. Игътибарга алырга кирәк.
2. Бүселебрәк торган эч.
Юк, аннан котылу өчен ябыгырга киңәш итмибез. Кайсыбер хатыннарга тулы тәнле булу шулкадәр килешә! Монда иң дөрес киңәш – тәнгә сылашып торган кием кимәскә. Бераз гына иркенрәк фасоннар сайларга тырышыгыз.
3. Кендектән түбәнге өлеш.
Бу хакта бик язып бармыйлар, әмма тәннең бу өлешен дә игътибардан читтә калдырмаска кирәк. Размерга туры килмәгән чалбар һәрвакыт “хатын-кыз анатомиясе”н күрсәтеп торачак. Киңәш: әгәр сез хыялыгыздагы чалбарны, джинсыны табып, кию бәхетенә ирешсәгез, ә ул ике бот арасында җыерылып яки тән тиресенә “батып кереп торса”, иң яхшысы – аны озынчарак свитер яки туника белән киегез.
Матур, күркәм образларда йөрергә язсын, гүзәл затларыбыз!
Читайте нас: