Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
31 октябрь 2019, 16:32

Хәзер яулык кына бәйләп йөрергәме инде?

Русиядә һәр унынчы шапка сәламәтлек өчен зыянлы, хәтта үлем куркынычы тудыра, диләр табиблар.

Менә сиңа, мә! Русиядә һәр унынчы шапка сәламәтлек өчен зыянлы, хәтта үлем куркынычы тудыра, диләр табиблар.

ToDay News Ufa хәбәр итүенчә, баксаң, эш баш киемнәренең үзләрендә түгел, ә шапкаларга, беретларга сеңеп кала торган химиядә икән. Тагын да ачыграк итеп әйткәндә, баш киемнәрен юганда куллана торган химия – кер юа торган порошоклар һәм башкалар чайкаганда чыгып бетмичә, шунда сеңеп кала, имеш.

Баш киеменең куркыныч тудыруын күрсәтә торган билгеләр – кычыту барлыкка килә, чәч коела, баш авырта. Шуңа күрә дә шундый күңелсез хәлгә калмас өчен баш киемен сатып алганда, иң башта, аның составына карарга, натураль материаллардан тегелгәннәренә өстенлек бирергә кирәк.
Читайте нас: