Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
25 октябрь 2019, 21:49

Сезнең 12 килограммлы балык тотканыгыз бармы?

Агыйделдә дә зур балыклар бар.

Агыйделдә дә зур балыклар бар.
Балыкчылар төрле була. Кайсылары кечкенә балык тотса да кире суга җибәрми, яр буена үлергә ыргыта. Кайберләре зур балыкны да суга җибәрергә мөмкин. Мондый киң күңелле балыкчылар безнең төбәктә дә бар. Мәсәлән, Уфада яшәүче Шамил исемле егет иптәшләре белән Агыйдел елгасына балык тотарга бара һәм 12 килограммлы судак балыгын каптыра. Мондый зур балык каптыруга егетләр үзләре дә аптырап калалар. Әлбәттә, андый балык белән фотога төшмәү мөмкин түгел. Шамил фотога төшә, видеоролик яздыра һәм балыкны яңадан суга җибәрә. Вәт бу егетлек, ичмасам.
Читайте нас в