Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
22 октябрь 2019, 14:27

Йөгереп бәхетләрен тапканнар

Австралиянең Ньюкасл шәһәрендә кияү белән кәләш туй биюен 5 километрлы йөгерүгә алмаштырган.

Австралиянең Ньюкасл шәһәрендә кияү белән кәләш туй биюен 5 километрлы йөгерүгә алмаштырган.
Луиза һәм Уил исемле пар урындагы йөгерү клубында 2015 елда таныша. Өч ел чамасы дуслашып йөргәннән соң егет кызга, Япониядә ял иткәндә, өйләнешергә тәкъдим ясый. Туй 14 сентябрьдә иртәнге 7 сәгатьтә була. Яшьләр туйга 60 кунак чакыра һәм аларны спорт киемендә килүләрен үтенәләр.
45 минутлык никах тантанасыннан соң, пар 5 километрга йөгерүгә чыга. Алар белән һәркөнне бергә тренировкага йөргән 622 кеше дә йөгерә. Йөгергәннән соң паркта кунаклар өчен табын өстәле оештыралар. Гашыйклар туй өчен 2,1 мең фунт стерлинг (173 мең сум чамасы) акча тотынган.
—Без традицион туй ясарга теләмәдек. Безнең искиткеч могҗизалар белән тулы күңелле иртәбез булды. Без йөгерү аркасында таныштык, шуңа да ул тормышыбызның мөһим өлеше,—дип белдерә бәхетле пар.

Читайте нас: