Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
22 октябрь 2019, 13:54

Беренче күчермә 1938 елның 22 октябрендә ясала

Күчермә (ксерокопия) белән бүгенге көндә кешелек киң куллана. Кая гына барма документларның күчермәсен алып килүне таләп итәләр, шулай бит? Ә аны кем уйлап тапканын беләсезме?

Күчермә (ксерокопия) белән бүгенге көндә кешелек киң куллана. Кая гына барма документларның күчермәсен алып килүне таләп итәләр, шулай бит? Ә аны кем уйлап тапканын беләсезме?
Честер Карлсон (1906-1968) дигән кеше Калифорния технология институтын тәмамлагач, эш эзләп, Нью-Йоркка бара, анда электроника белән шөгыльләнүче “Мэллори” фирмасының патентлар бүлегенә эшкә урнаша. Бер патентның кирәкле күчермәсе кул астында булмагач, Карлсон беренче тапкыр кирәкле кәгазьләрне тиз генә күчереп алу ысулын табу турында уйлана башлый.

Бу уй белән ул Нью-Йорк шәһәренең Халык китапханәсенә юнәлә һәм техник китапларны өйрәнә башлый. Аның игътибарын бер венгрия галименең яктылык йогынтысы астында электр үзлекләрен үзгәрткән матдәләр белән экспериментлары җәлеп итә. Шулай итеп электрофотография идеясе туа.
Тарихта беренче ксерокопия 1938 елның 22 октябрендә күкерт катламы белән капланган цинк пластинкасында алына. Анарда статик заряд ясау һәм пыяла аша нурландыру күкерт катламына язуны күчерә. “10-22-38 ASTORIA” дигән язу ул. Әмма күчерү технологиясен камиллеккә җиткерү өчен тагын берничә ел кирәк була.
1947 елда Рочестер шәһәрендәге “Халоид” компаниясе Карлсон идеясе нигезендә копироваль техника ясый башлый. Ике елдан соң тарихта беренче тапкыр күчермә аппараты сатыла. Күчермә ясау технологиясен “ксерография” дип атыйлар (грек теленнән “ксерос” - коры, “графе” - язам).
1959 елда 914 модель сатуга чыккач, ксерокс аппараты шулкадәр популярлык яулый, ә “Халоид” (ул вакытта инде компаниянең атамасы “Xerox”ка үзгәртелгән була) компаниясе йөзләгән миллион доллар табыш ала.
Ә ксерографияне уйлап табучы Честер Карлсон “Xerox” компаниясеннән алынган 150 миллион долларның 100 миллионын хәйриячелеккә тарата.
Читайте нас: