Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
17 октябрь 2019, 17:22

Күктән йолдыз явачак

Күктә йолдыз атылуын күзәтү бигрәк сихри күренеш булуы белән килешәсездер, дуслар.

Күктә йолдыз атылуын күзәтү бигрәк сихри күренеш булуы белән килешәсездер, дуслар.
Көзге төнне тылсымга батыра торган Орионидлар явуы 2 октябрьдә башланган иде. Аларның активлыгы 16 октябрьдән арта башлады һәм 21 нче октябрьдән 22 нче октябрьгә чыккан төндә метеорлар агымы иң максимумына җитәчәк: сәгатенә 20гә.
Шуңа күрә алдагы дүшәмбедә эштән кайтып, бераз хәл җыйгач, болытлы һава торышы булмаса, термосларга чәй ясап алыгыз да, җылы пледларга уранып, сихри йолдыз яңгыры белән сокланырга тышка чыгыгыз.
Читайте нас: