Сүз сатырга, сүз йөртергә, гайбәт сөйләргә, чәйнәшергә күбрәк хатын-кызлар һәм олы яшьтәге кешеләр ярата дигән стереотип яши халыкта.
Әмма тикшеренүләр бу фикернең дөреслеккә туры килмәвен ачыклый. Эксперимент нәтиҗәләре менә нәрсә күрсәткән:
- кешеләр “йолдызлар”ның шәхси тормышын танышларының тормышына караганда 9 тапкыр азрак тикшерәләр икән,
- экстравертлар интровертларга караганда күпкә күбрәк гайбәт сөйләүчәннәр,
- яшь буенча аерма юк, яшьләр дә, олылар да бер үк дәрәҗәдә “кеше тикшерәләр”,
- шулай ук ирләр һәм хатыннар арасында да аерма юклыгы ачыкланган.
Шулай итеп гайбәтчелек безнең яшебезгә дә, нинди җенестән булуыбызга да карамый, ә турыдан-туры кеше психотипларына бәйле.