Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
7 октябрь 2019, 15:28

Смартфон үлчи

Канада галимнәре кан басымын һәм йөрәк тибешен бары тик смартфон һәм камера ярдәмендә үлчәү мөмкин булган өр-яңа ысул уйлап тапкан.

Канада галимнәре кан басымын һәм йөрәк тибешен бары тик смартфон һәм камера ярдәмендә үлчәү мөмкин булган өр-яңа ысул уйлап тапкан.

Мәгълүматларны алу өчен кешенең йөзен 2 минутлык видеога төшерү дә җитә. Аннан махсус программа тире астындагы кан тамырларын танып ала һәм, андагы үзгәрешләрне исәпләп чыгарып, кан басымы һәм пульс турында төгәл мәгълүмат бирә.


Әлеге системаның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуы турында сөйләргә әле иртәрәк, ди галимнәр. Чөнки тәҗрибәләрне махсус яктыртылган бүлмәләрдә үткәргәннәр, ә үз теләкләре белән тәҗрибәләрдә катнашучы кешеләр арасында артык ак яки кара тәнлеләр теркәлмәгән.

Бүген киң кулланылган манжетасы һава белән тутырыла торган тонометрлар чагыштырмача уңайсыз, шул аркада күп пациентлар кан басымын һәм пульсны даими үлчәми, ди табиблар.
Читайте нас: