Моның бик гади генә аңлатмасы бар. Һәм, ни кызганыч, хуҗаларга ул ошамаска мөмкин. Авырткан урынга ятып, песи беренче чиратта үзен кайгырта дип яза журнал. Песиләр җылы ярата һәм алар бик сизгер. Авырткан урында температура югарырак була - аны хәтта авыру кеше үзе дә сизмәскә мөмкин. Шуңа күрә песи авыру урынга җылынырга дип килә.