Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
7 октябрь 2019, 14:46

Кавказда кияү белән әбигә ни өчен аралашырга ярамый?

Һәрбер халыкның үзенең сәер дә, үзенчәлекле дә гореф-гадәтләре бар. Безнең татар-башкорт халкында да бу шулай. Кавказда да сәер гадәт бар икән: анда яшь кияүгә хатынының әти-әнисе – әбисе һәм бабасы белән аралашырга ярамый, имеш.

Нигә һәм ни өчен? Бер карасаң, бу болай булырга тиеш түгел бит инде. Кияү әбисе-бабасы белән дус булса, начармыни? Юк, әлбәттә. Баксаң, сәбәбе дөньяның үзе кебек карт һәм борынгы икән – әби белән бабай яшь гаилә эшләренә кысылмаска, әби кияүгә “акыл сатып, башын ашамаска, кызын кияүгә каршы котыртмаска” диеш. Шул гына.

Шулай итеп, Кавказ традицияләре буенча, әби белән кияү бөтенләй аралашмый булып чыга. Бу гадәтне сәер дип атасак та, күпләр моны иң акыллы, иң зирәк традиция дип атый. Чөнки, нәкъ шушы гадәтне саклау аркасында гаилә парлары таркалмый, балалар дус-тату гаиләдә үсә.
Читайте нас: