Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
7 октябрь 2019, 21:15

Хайваннар дөньясыннан кызыклы фактлар

- Күселәр дөяләргә караганда да сусыз озаграк тора алалар.- Һиндстанда 50 миллионга якын маймыл яши.- Тавык елына якынча 190 йомырка сала.- Алтын балыкның хәтере нибары 3 секунд.- Иң югары кан басымы-жирафта.- Иң акыллы эт токымы булып, бордер-колли санала. Дәвамын түбәндәрәк укыгыз:

- Күселәр дөяләргә караганда да сусыз озаграк тора алалар.


- Һиндстанда 50 миллионга якын маймыл яши.


- Тавык елына якынча 190 йомырка сала.


- Алтын балыкның хәтере нибары 3 секунд.


- Иң югары кан басымы-жирафта.


- Иң акыллы эт токымы булып, бордер-колли санала.


Дәвамын түбәндәрәк укыгыз:

- Иң зур аллигатор( крокодил) Америка Кушма Штатларының Флорида штатында тотыла. Аның озынлыгы 4 метр 35 см, ә авырлыгы исә 297 кг тәшкил итә.


- Ташбакаларның гомер озынлыгы кешенеке белән тигез. Кайберләре 100 елга хәтле яшәргә мөмкин.


- Ирландия,Исландия,Гренландия һәм Антарктидада еланнар юк.


- Кырмыскалар йокламый.


- Дельфиннар бер күзе ачык килеш йоклыйлар.


- Яңа туган фил баласы 100 кг га хәтле була ала.


- Дөньядагы иң кечкенә кош-колибри.Аның озынлыгы 5 сантиметрдан артмый.


- Крокодиллар ашказаны эшчәнлеге яхшырак эшләсен һәм тирәнрәк чуму өчен таш йоталар.


- Дөньядагы иң зур җан иясе- Зәңгәр кит.


- Альбатрос 40 километр тизлек белән очканда да йоклап алырга мөмкин.


- Еланнар куз кабакларын беркайчан да йоммыйлар.


- Дөньядагы иң зур ерткыч-ак аю.


- Акулаларның 8 көн саен тешләре алмашына.


- Ябалак башын 360 градуска бора ала.


- Император пингвиннары 500 метр тирәнлеккә кадәр чума алалар.


- Бөҗәкләрнең үпкәләре юк, алар тәннәре белән сулыйлар.


- Дөньядагы иң куркыныч елан-патша кобрасы.


- Сыерлар һәм атлар басып торган килеш йоклыйлар.


- Этләрдә ис сизүчәнлек кешенекенэ караганда 100 тапкырга яхшырак.
Читайте нас: