Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
4 октябрь 2019, 13:07

Окклюдер нигә кирәк?

Пират дигәч, күз алдына агач аяклы, бер күзе бәйләнгән диңгез юлбасары образы килеп баса. Чөнки балачактан ук без карап үскән мультик-киноларда пират образы шулай гәүдәләндерелә.

Пират дигәч, күз алдына агач аяклы, бер күзе бәйләнгән диңгез юлбасары образы килеп баса. Чөнки балачактан ук без карап үскән мультик-киноларда пират образы шулай гәүдәләндерелә.


Кызык, ни өчен пиратлар окклюдер (күзләрен бәйли торган әйбер шулай атала) белән күзләрен каплаганнар икән, нүжәли аларның барысының да күзләре белән проблемалары булган? Ачыклап карыйбызмы?

Халык арасында сугышкан вакытта яраланган күзне каплау өчен киелә дигән версия киң таралган.


Икенче фараз буенча, окклюдер пиратларга кешене ныграк куркытыр өчен кирәк булган: чөнки бер күз капланган булса, икенче күзнең карашы куркыныч була.

Өченче версия, минемчә, дөрескәрәк охшаган. Бу версиягә ярашлы, пиратларга гел караңгыдан яктыга һәм киресенчә йөрергә туры килгән. Ә күзләр бу үзгәрешләргә тиз генә ияләшә алмый. Үзегез дә беләсез, дөм караңгыда кинәт кенә утны кабызып җибәргәч, күзләрдән яшьләр ага башлый. Ә, киресенчә, кояштан соң караңгырак бүлмәгә керсәң, бернәрсә дә күренми. Галимнар исбатлавынча, караңгы бүлмәдән яктылыкка чыккан кешенең күзенә үзгәрешкә күнегү өчен 20 минутлап вакыт таләп ителә. Ә диңгез юлбасарларында запаста бу кадәр вакыт юк, һөҗүмнәр вакытында бу бигрәк тә куркыныч. Шуңа күрә бер күзен япкач, алар бу үзгәрешләргә әзер булалар. Мәсәлән, пират якты кояш астында өске палубада кем беләндер сугыша. Кинәт кенә алар караңгы палуба астына сикереп төшәргә мәҗбүр булалар. Пиратның дошманының күзе ияләшсен өчен берникадәр вакыт кирәк булачак, ә пиратның үзенә исә повязканы бер күздән икенчесенә шудыру да җитә, ул арытаба сугышырга әзер. Әйткәндәй, әлеге версияне тикшерү өчен “Мифларны җимерүчеләр” программасында тәҗрибә дә үткәреп караганнар.
Читайте нас: