Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
4 октябрь 2019, 12:57

Ни өчен кешелек тараканнардан котыла алмый?

“Тараканнар, күгәрченнәр белән күселәр шикелле, шәһәр экосистемасының бер элементы булып тора. Санитария нормаларын үтәп без аларның санын киметә алабыз, әмма тулысынча юк итәргә сәләтле түгелбез. Тараканнар Җирдә 235 миллион ел элек барлыкка килгәннәр. Шушы еллар эчендә алар күп агулар белән очрашалар һәм бу мәгълүмат аларның ДНКларында саклана,” – дип белдергән Мәскәү дәүләт университетының Зоология музее пресс-секретаре Гомыранов Илья.

Тараканнарның ДНКлары озынлыгы буенча бөҗәкләр арасында икенче урын алып тора. Беренчелекне алар саранчаларга гына биргәннәр. Кеше ДНКасы тараканныкыннан кыскарак.

Ә геннарының саны 10 меңнән артык. Шуларның 150-се ис сизү өчен җаваплы, 500 дән артыгы – тәмнәрне аеру өчен. Химик матдәләр анализында тагын йөзләрчә геннар эшләргә мөмкин.

Гомыранов сүзләре буена, тупланган эволюцион тәҗрибә тараканнарга куркынычсыз ризыкны агулыдан аерырга ярдәм итә. Агуга җайлашу өчен аларга эволюция юлын үтәргә кирәкми, ә геннарны активлаштыру да җитә. Тараканнарның организмнарында төрле агуларга каршы торучы аксым-антидотлар зур күләмдә эшләп чыгарыла.
Читайте нас: