Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
1 октябрь 2019, 14:21

Елмаеп алыйк әле!

Ир хатынына:- Нәрсә? Аерылышабызмы?- Әйе! Развод!- Мал-мөлкәтне икегә бүләбез?- Бүләбез! Машиналарны да!- Рәхим ит! Джип – миңа, кер юу машинасы – сиңа.

Ир хатынына:
- Нәрсә? Аерылышабызмы?
- Әйе! Развод!
- Мал-мөлкәтне икегә бүләбез?
- Бүләбез! Машиналарны да!
- Рәхим ит! Джип – миңа, кер юу машинасы – сиңа.
*******
Операция өстәлендә бер иркәй ята. Операцияне кияве-хирург ясаячак. Ир табибка карап:
- Онытма, кияү, минем белән бер-бер хәл була калса, әбиең сиңа күченеп киләчәк.
******
Иртән уяндым да уйлыйм: “Эх, менә хәзер торам да – таулар күчерәм!”
Аннары икенче якка әйләнеп яттым да: “Әй, торсыннар ла... Нигә табигать эшенә тыкшынам әле”
*****
Укытучы үзен тилегә исәпләгән балаларга басарга тәкъдим итә. Сыйныф бер мәлгә тын кала. Тирә-ягына карана-карана бер малай торып баса. Укытучы аңа кызганулы караш ташлый:
— Син үзеңне чынлап та тиле дип уйлыйсыңмы?
— Юк, уйламыйм. Уңайсызландым гына, берүзегез басып торасыз ич.
****
Ак гөмбә белән чебен гөмбәсе үсеп утыра, ди. Карасалар, гөмбәче килә!
- Хәзер кисә башлый! - дип әйтә ди ак гөмбә, куркуыннан агарып.
- Сине, бәлки, кисмәс тә, картайгансың, ә минем чырайга итеге белән тибә инде бу! – ди икән чебен гөмбәсе.
Читайте нас: