Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
19 сентябрь 2019, 13:52

Кайларда яшисең, син, “сыңарым”?

Элек без яшьрәк чакта дөньяның кайсыдыр почмагында һәр кешенең үзенә ике тамчы судай охшаш сыңары була диләр иде. Ә башка халыкларда дөньяда бер-берсенә игезәк сыман һәм холык-фигыльләре белән охшаш җиде кеше була дип тә әйтәләр икән.

Элек без яшьрәк чакта дөньяның кайсыдыр почмагында һәр кешенең үзенә ике тамчы судай охшаш сыңары була диләр иде. Ә башка халыкларда дөньяда бер-берсенә игезәк сыман һәм холык-фигыльләре белән охшаш җиде кеше була дип тә әйтәләр икән.


Икәүме, җидәүме, анысын Ходай Тәгалә генә белә. Ә менә сезнең үзегезгә ике тамчы судай охшаган кешене күргәнегез, һичъюгы эзләп караганыгыз бармы? Ә менә Ирландиядә яшәүче Ним Джини исемле кызыкай үзенең социаль челтәрләрдә урнаштырылган фотолары аша нәкъ үзенә охшаган өч кешене таба. 2015 елда “сыңарлары” белән танышу 27 яшьлек кызның тормышка карашын ныклап үзгәртә.


Джини беренче копиясен үзе яшәгән җирдән ерак булмагын урында таба. Ул, “сыңары” Карен Брениган белән беренче тапкыр очрашкач, сихерләнгән сыман аңардан күзләрен ала алмый. Каренның мимикалары, йөз чагылышлары артыннан күзәтеп торганнан соң Ним: “Ходаем, ул бит минем чагылышым, башка сыймаслык”,—дип шаккатып әйтә.


Шуннан соң Ним охшашлыкларын ассызыклау өчен Каренга бертөрле киенергә, чәчләрне бертөрле итеп йөртергә һәм бизәнергә киңәш итә. Кызлар, тиз арада уртак тел табып, яхшы ахирәтләргә әверелә. Бергә төшкән фотоларын күрсәткәч, Нимның әнисенең коты оча.


Шушы ук айда Ним Италиянең Генуя шәһәрендә Луиза исемле тагын бер “сыңарын” таба. Луизаның әнисе дә, аның егете дә кызларның охшашлыгына ис-акыллары китә. Луизаның әнисе хәтта елап җибәрә. Кызның итальян копиясе Нимга тышкы кыяфәте белән генә түгел, холык-фигыльләре белән дә охшаган була. Исләре киткән кызлар ДНК анализ ясап карыйлар хәтта. Анализ исә кызларның бер-берсе белән генетик яктан берничек тә бәйләнмәгән булуын исбат итә.


Өч айдан соң Ним, таныш-тонышларын чиксез аптырашка салып, Ирландиядә Ирен исемле үзенең өченче “сыңарын” таба. Кызлар ДНК-тест үтәләр. Бу юлы да аларның бер-берсе белән һичнинди туганлык җепләре булмавы ачыклана.


Нимның тарихы бәхетле. Ә бит бер-берсенә охшаш булуы аркасында бәла-казага тарыган кешеләр дә була. Һинд кинолары бер як читтә торсын... Америкалы Энтони Джонс исемле бер егет җинаятьче Рик Ли Амоска тулысынча охшаш булуы аркасында бер гаепсез килеш төрмәдә иза чигә. 1999 елда Энтонины кеше талауда гаепле дип табалар. Ә бит бер хатынның кулыннан кесә телефонын Ли Амос тартып алып кача, аның артыннан йөгергән хатын егылып тезен җимерә. Кеше авыр тән җәрәхәте алуы сәбәпле угрыга җинаяте өчен каты җәза бирелә. Җинаять кылынган вакытта Энтони Джонс сөйгән кызының туган көнендә була. Моны кичәдә булган кешеләр дә раслый. Алиби булуына карамастан, Джонсны кулга алалар. Әмәлгә калгандай, чын җинаятьченең автомобиле дә Джонс яшәгән йорттан ерак булмаган урында табыла.


Энтонины 19 елга төрмәгә утырталар. Ул суд карарын кире кагарга тырышып карый, әмма берни исбат итә алмый. Хокук сакчылары 17 елдан соң гына җинаятьче Ли Амосны таба. Ул Джонс яшәгән йорт һәм талау урынына якын урында яшәгән була. Вакыйгага шаһит булучылар бандитның фотосын ныклап өйрәнәләр һәм нәкъ менә 1999 елда теге җинаятьне ул кылуын таныйлар. Ли Амосның фотосын күргәч Энтони Джонс үзе дә аһ итә: “Мин шунда кешеләрнең безне бер үк кеше итеп тануын аңладым”, —ди ул.


Яңадан суд, яңадан шаһит күрсәтмәләре. 2017 елда Энтони Джонс төрмәдән чыга һәм 1,1 млн. доллар күләмендә компенсация ала. Акчадан тыш аңа гаепсез булуы хакында сертификат тапшырыла. Ричард иреккә чыкканнан соң акчасына күмелеп, заяга үткән еллары өчен типтереп яши башлаган дисезме? Бәлки берәү шулай итәр иде, ә ул гаепсез тоткыннарга үз хокукларын якларга булышучы проектта катнаша башлый.

*****

Ә үзенә охшаган сыңарларын уңышлы тапкан Ним Джини: “Үзеңә ике тамчы судай охшаш кешеләрне табу бик сәер. Бу хәл куркыта да, сокландыра да һәм шул ук вакытта уйланырга азык та бирә. Кайбер чакта син кабатланмас булуыңа зур ышаныч белән яшисең. Шуннан соң үзеңнең копияңне күрәсең дә, ул кадәр үк уникаль булмавыңны аңлыйсың “,—ди.

Нимның гаҗәеп тарихы киңкүләм мәгълүмат чаралары аша таралып миллионнарча кешедә кызыксыну уята. Социаль челтәрләрне файдаланучылар ирланд кызының тәҗрибәсен кабатларга хыяллана. Һәм моңа уңышлы мисаллар да бар диләр.
Читайте нас: