Үгезбозаулар мәхәббәттән башка бер минут яшәүне дә күз алдына китерә алмыйлар, чөнки алар белән Венера идарә итә. Читтән караганда алар мәңгелек мәхәббәт утында янган кебек тоела. Күзгә күренмәс җепләр белән каршы җенес вәкилләрен үзләре янына тартып китерәләр, башкалар күрмәгән матурлыкны күрә беләләр. Алар гомер буе гашыйклар, ләкин бер Кешегә. Соңгы сулышка кадәр ярату – менә бу нәкъ аларның тугры мәхәббәт тарихы инде.