Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
16 сентябрь 2019, 18:41

Яшәүдән соң... яшәү бармы?

Шушы сорауга җавап эзләр алдыннан дәваханәгә эләккән 17 яшьлек егетнең сөйләгәннәрен китерик. Бөерләре эшләүдән туктагач, егет критик хәлгә тарый – табиблар клиник үлем фактын терки. Шулай да зур тырышлыклар белән алар егетнең гомерен саклап кала алганнар. Ә пациент үзенең “үлек” хәлендәге халәтен тасвирлап биргән. Ниләр күргән? Ниләр кичергән? Шуларны сөйләгән. Бу тагын бер мәртәбә яшәүдән соң яшәү барлыгын раслаган.

Шушы сорауга җавап эзләр алдыннан дәваханәгә эләккән 17 яшьлек егетнең сөйләгәннәрен китерик. Бөерләре эшләүдән туктагач, егет критик хәлгә тарый – табиблар клиник үлем фактын терки. Шулай да зур тырышлыклар белән алар егетнең гомерен саклап кала алганнар. Ә пациент үзенең “үлек” хәлендәге халәтен тасвирлап биргән. Ниләр күргән? Ниләр кичергән? Шуларны сөйләгән. Бу тагын бер мәртәбә яшәүдән соң яшәү барлыгын раслаган.

“Мин Сеаттл дәваханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәте бүлмәсендә ятам, - дип хәтерләгән ул. - Берзаман үземне күз иярмәслек тизлек белән ниндидер караңгы тоннельдән вертикаль хәлдә алга очканымны сизәм. Җил барлыгы сизелми, әмма тизлек зур.

Кайда һәм нигә очканымны аңламасам да, бу очышның ахырында мине ниндидер мөһим нәрсә көткәнен аңлаган кебекмен. Шуңа күрә тизрәк шул максатка барып җитәсе килде.

Ниһаять, бик якты бер урынга барып чыктым. Янымда кемдер барлыгын тоям. Ул озын буйлы, озынчарак алтынсу чәчле, ак киемдә. Киеме ак билбау белән урытып алынган. Бу “кемдер” миңа бер нәрсә дә әйтмәде, ләкин мин аннан куркмадым. Аннан мәхәббәт һәм тынычлык хисе бөркелеп тора иде! Ходай үзе булмаса да, аның фәрештәләренең берсе булгандыр дип уйлыйм...”

Егетнең җанының гәүдәсенә әйләнеп кайтуын тойган һәм бераздан һушына килгән. Ләкин шушы чагу, кыска гына истәлекләр дә аның күңелендә тирән эз калдырган. Ул дин юлына баскан. Аның бу тәртибен гаиләсе дә, дуслары да хуплаган.

“Мине Елена каршы алды...”

Америка докторы Мелвин Морз - югарыда язылган очракларны өйрәнүче кеше. Мондый хәлләрне тасвирлаган “Яктылыкка якынрак” исемле китап та чыгарган ул. Мелвин әфәнде беренче тапкыр вакытлыча үлү факты белән 1982 елда очраша. Ул вакытта доктор бассейнда суга баткан 9 яшьлек кызны терелтә. Һушына килгән кызчык түбәндәгеләрне сөйләгән: “Мин “үлгәч” ниндидер таныш булмаган Елена исемле апаны күрдем. Ул мине бик ягымлы каршы алды, матур итеп сөйләште. Әмма минем бу “җиргә” килергә әзер түгеллегемне белеп, кире гәүдәмә кайтырга рөхсәт итте”.

Үлгәннән соң кешене ниләр көтә? Доктор Морз шушы сорауга җавап эзли. Тиздән докторны Сеатл госпиталеннән икенче медицина үзәгенә күчерәләр. Яңа эш урынында да Морз әфәнде клиник үлем кичергән балалар белән очраша, аларның сөйләгәннәрен язып бара. Яшь пациентлары белән тегеләр үсеп зурайгач та, элемтәсен өзми. Аларның әхлакый һәм психологик яктан ничек үсешкәннәрен күзәтеп бара. Доктор үзенең “Яктылыкка якынрак” китабында ул балаларның зурайгач, җитди кешеләр булып, дин юлына басулары, әхлакый яктан чиста шәхесләр булып өлгерүләрен әйтә. Бу балалар кичергәннәрен Ходай бүләге итеп кабул иткән – Ходай аларга җир йөзендә яхшылыклар эшләү өчен яшәү бүләк иткән.

Тәннән аерылган җан ниләр күрә һәм кичерә?

Клиник үлем кичергән кешеләр сөйләве буенча, тәннән аерылган җан башта аста яткан җансыз гәүдәне, аның янында гәүдәгә җан кертергә тырышкан табибларны күрә. Боларны күрү җан өчен – шок. Ул беренче тапкыр үзен читтән күрә. Шул ук вакытта җан ишетү, күрү, уйлау һәм тою сәләтенә ия.

Һавада очып йөргән җан инстинктив рәвештә башкаларга үзе турында белдерергә тырыша. Ләкин, ни гаҗәп, ул үзенең материаль дөньядан аерылганын күрә. Аны беркем дә ишетми һәм күрми. Шул ук вакытта җанны ниндидер җиңеллек, шатлык, тынычлану хисе чолгап ала. Бу хисләрне кичергән җанның кабат гәүдәгә әйләнеп кайтасы килми...

Анда сукырлар да күрә...

Шунысы гаҗәп, клиник үлем кичергән кешеләр сөйләве буенча, теге дөньяда һәркемнең үзенең “мин”е саклана. Күрү һәм ишетү сәләте көчәя. Җан ишетә, күрә, уйлый. Хәтта тумыштан сукыр булганнар да клиник үлем хәлендә менә дигән күрә башлый.

Аерым кешеләр теге дөньяга аяк баскач, күптән мәрхүм булган туганнарын, ахирәтләрен күрүләре турында әйтә. Бер ханым клиник үлем хәлендә теге дөньяда туганнарын күрүе, аларның шатланышып күрешүе турында сөйләгән.

Яшәүдән соң яшәү вакытында җаннар адәм баласы сөйләшә торган телдә түгел, уйлар ярдәмендә аралаша. Шуңа күрә материаль дөньяга әйләнеп кайтканнарга “тегендә” күргәннәрен ачык итеп тасвирлап бирү авыр була.
Читайте нас: