Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
12 сентябрь 2019, 18:12

“Яраткан туганым каты авырып китү сәбәпле...”

Хәтерегездәме, “Берегись автомобиля” фильмында төп герой Юрий Деточкин чираттагы “Волга” ны урлап алып китәргә җыенгач, эшеннән җибәрүне сорап шундый эчтәлектәге гаризалар яза. Бу гариза. Көндәлек тормышта исә һәр унынчы русияле эштән иртәрәк китү өчен дә шундыйрак сәбәпләр таба һәм телдән генә сорап “тая” икән.

Сер түгел, сезгә дә эштән иртәрәк китәргә кирәк булган вакытлар бардыр һәм һәр очракта ниндидер хәйлә уйлап табасыздыр. Чөнки дөресен әйткәндә, җибәрмәүләре бар, дип уйлый кешеләр.

Монда да җенси аермалыклар бар икән. Ир-егетләр 3 процент очракта ешрак хәйләләшә икән бит.

Аннары яшь буенча да аерма бар. 24 яшькәчә булганнар ешрак хәйлә тапса, 45 тән өлкәннәр 4 процентка азрак шаярта икән.

Шул ук вакытта 83% эштән иртәрәк китәргә кирәк булганда чын сәбәпне әйтергә мәҗбүр була: 20% – табибка бара, 10% бала-чагасы белән мәшәкате туган, 5 процентының документлар тутыру, гаилә мәсьәләләре, соңгы юлга озату 3 процент туры килә.

Бу сораштыру 304 торак пунктында яшәгән 18 яшьтән өлкәнрәк, даими эш урыны булган меңләгән актив кеше арасында уздырылган.

Әйткәндәй, соңламыйсызмы?

Читайте нас: