Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
12 сентябрь 2019, 13:00

Шумахер терелгәнме?

Жорж Помпиду госпиталенә серле пациентны китергәннәр.

Жорж Помпиду госпиталенә серле пациентны китергәннәр.


Париждан шатлыклы яңалыклар килгән: Михаэль Шумахер аңына килгән. Аны бу госпитальгә күптән түгел күчергәннәр иде. Алты ел элек каты җәрәхәт алган Шумахер йөри алмады, кешеләрне танымады һәм сөйләшмәде.


Жорж Помпиду госпиталендә уникаль пациент килгәнен күрсәтмәскә тырышып, аның йөзен яшереп носилкаларны япма белән япканнар, дистәләгән сакчы коридордагы кешеләрне куалап барган.


Шумахерны йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлегенә салганнар. Госпиталь җитәкчеләре рәсми рәвештә комментария бирмәсә дә, шәфкать туташлары серле пациентның чынлап та җиде тапкыр дөнья чемпионы Шумахер булуын яшермәгән.


Шумахерны бу госпитальгә өченчегә китерәләр. Былтыр яз вертолет белән ике тапкыр китергән булганнар. Операция ясарга ниятләгән булганнар, әмма хәле начарланып аны күчергәннәр. Әлеге вакытта хәле яхшырак диләр, ул аңында. Аның сәламәтлеген яңадан тергезү эшенә 69 яшьлек профессор Филипп Менаше тотынган. Ул баш мие җәрәхәтләрен дәвалау буенча танылган белгеч. Шумахер 2013 елның декабрендә чаңгыда шуганда җитди зыян күрде. Аның баш миенең ике ярымшарына да зыян килгән һәм кан сауган.



Читайте нас: