Күркә VIP кош инде ул. Аңа ризыкның тәмлесе, урынның җайлысы кирәк. Менә ындырны чокып чыгып, бәрәңгене тезеп салуга актан киенгән “Дәүләт кабул итү комиссиясе” килеп тә җитте. Үзләренә кайсы бәрәңге кирәклеген томшыклары белән генә төртеп күрсәтеп чыктылар.