Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
3 сентябрь 2019, 15:24

Ябыгуның иң нәтиҗәле ысулы билгеле

Ул баш миен “көйләүгә” нигезләнгән.

Белгечләр ябыгучылар өчен бик үзенчәлекле алым тәкъдим итәләр. Ул диеталар тоту, физик активлык түгел, ә баш миенә дөрес күрсәтмәләр бирүгә корылган. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, гәүдәнең нинди халәттә булуына: зифамы, әллә май басып киткәнме - ми эшчәнлеге ныграк тәэсир итә икән.
Белгечләр аерым фикерләрнең, әхлакый халәтнең ябыгуга булышуын ачыклаганнар. Зифа буй-сынга ия булу өчен ябыгуның авыр йөккә әйләнмәве, ә, киресенчә, күңелле бер халәт булуы кирәк. Шул чагында тән белән ми, бергәләшеп,тупланган майларны яндыра башлый.
Ә һәрвакыт ашыйсы гына килеп торганда баш миен ничек “көйләргә” соң? Җавап гади – күпләп ашарга яратучы компанияләрдән ераграк йөрергә. Экспертлар тагын да йокы туйганчы йокларга, ризык төшерелгән сүрәтләр карамаска киңәш итә.
Читайте нас: