Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
29 август 2019, 14:03

“Юктан кәнфит ясап” баеганнар?!.

Кукуруз лачаулары (хлопья) тарихы XIX гасырдан килә.

Мичиган штатындагы "Батл-Крик" шифаханәсе хуҗалары – доктор Келлог һәм аның туганы Вилл Кит Келлог кукуруз оныннан нидер әзерләгәндә ашыгыч йомыш белән каядыр китеп баралар.
Кире килүләренә инде болай да аз булган кукуруз оны тиешле сыйфатын югалткан була. Тапкыр ир-егетләр аны чыгарып ташларга ашыкмыйлар, берәр нәрсә әзерләп карарга булалар.
Аптырашта калган осталар аны куырып каыйлар. Нәтиҗәдә, кайсыларыдыр кабарып пешә, кайсыларыдыр кетердәп торырлык була.
Яңа ризык төрен доктор Келлог пациентларына тәкъдим иткән. Сөт һәм зефир белән бирелгән ризык барысына да охшаган. Бераз татлы тәм дә биргәч, ул киң кулланылышта соратып алына башлаган.
1894 елда кабатланмас кукуруз чумарларына америка табибы Джон Харви Келлог патент ала.1906 елда Келлоглар аны күпләп җитештерә башлыйлар һәм үз компанияләрен булдыралар.
Читайте нас: