Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
29 август 2019, 14:41

Сез карбыз ашаганда организмыгызда нинди үзгәрешләр бара?

Бу татлы җиләкне инде күптән сәламәтлекне һәм матурлыкны саклаучы иң файдалы продуктлар исемлегенә керттеләр.

Бу татлы җиләкне инде күптән сәламәтлекне һәм матурлыкны саклаучы иң файдалы продуктлар исемлегенә керттеләр.

Карбыз белән кавын икесе бер гаиләгә керә, аны кыярның “үги” абыйсы дип әйтергә дә була. Шуңа күрә, кыярга кагылышлы халык рецептлары кебек, карбыз белән дәвалану алымнары да буыннан-буынга күчә бара. Аның ярдәмендә бит тиресен яшәртеп җибәрергә, ябыгырга, гомумән сәламәтлекне ныгытырга мөмкин.

Әйдәгез, тагын бер мәртәбә аның файдасына тукталып үтик әле: карбыз - организмны чистарту өчен менә дигән чара. Күп төрле витаминнар, фолий кислотасы, каротин матдәләр алмашынунын яхшырта. Ул организмнан артык үтне куарга ярдәм итә, бит тиресенең төсен матурлатып җибәрә, ашказаны- эчәклекнең эшчәнлегенә ярдәм итә.

Составындагы шикәр җиңел үзләштерелә, шуның аркасында аны шикәр чиреннән интегүчеләр дә рәхәтләнеп ашый ала.

Ә инде фигураларын саклаучылар өчен аңардан да яхшырак башка ризык юк!

Карбызны дәвалаучы чара буларак та кулланалар. Мәсәлән, экзема, псориазны дәвалаганда.

Хәтта карбызның кабыгы да файдалы.Киптерелгән кабык төнәтмәсен ревматизм авыруын дәвалаганда кулланырга була.

Ә инде карбыз төшләре - мәңгелек яшьлек артыннан куучылар өчен алыштыргысыз чара. Аңарда күп төрле яшәртүче кислоталар, Е витамины бар. Бу кислоталар җыерчыкларны язып җибәрә, күз төбендәге кара тапларны юкка чыгара, тиредәге тапларны бетерә.

Менә шундый алтынга тиң җиләк икән ул карбыз-арбуз. Ләкин, җәмәгать,шунысын да истән чыгармагыз: бер генә продукт та тулы күләмдәге туклануны алыштыра алмый!
Читайте нас: