Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
29 август 2019, 14:32

Салават абый, диләр – шунысы күңелсез

яки картлык кайчан башлана?

Картлыкның кайчан башлануын билгеләгән әллә ничә төрле классификация бар. Төрлесе төрлечә билгели. Бу уңайдан Берләшкән Милләтләр Оешмасы бердәм фикергә килүгә беренче адымны ясады. Аның версиясе буенча, картаю 65 яшьтән соң башлана. Әмма иң популяры дип Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының нәтиҗәләре санала: 25-44 яшь – яшьлек, 44-60 – урта яшь, 60- 70 яшь – өлкән яшь , 75- 90 - картлык, 90нан соң яшәүчеләр – озын гомерлеләр.

Геронтология ( картлык турындагы фән ) буенча өлкән яшьтә булу чоры берничә этапка бүленә. 60 -69 яшьләр – картлыкның башлангыч, 70- 79 яшьләр - соңгы чоры. 80 яшьтән соң олы яшь башлана, 90 нан соң - озын гомерле булу.

Икенче тикшеренүчеләр башка төрле бүленеш тәкъдим итә: 65-74, 75-84 һәм 85 тән соң. Британия геронтологлары дүртенче, аерым подгруппаны да кертергә кирәк ди. Бу – пенсиягә чыккканда актив булып калу чоры. Пенсионерлар актив тормыш алып барырга, эшләрен дәвам итәргә сәләтле булып калган еллар. Паспортта күрсәтелгән яшь белән биологик яшь туры килмәскә дә мөмкин диләр. Һәм бу кешеләрне яшьләргә, өлкәннәргә, картларга бүлүне кыенлаштыра.

Шулай да картаюның төп билгесе нәрсә соң??? Җавап гади – табиблар әйтүенчә, реакциянең әкренәюе. Бу физик мөмкинлекләргә дә , акыл эшчәнлегенә дә кагыла. Ә алар үзләре артыннан башка сырхауларны ияртеп килә...
Читайте нас: