Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
29 август 2019, 21:14

Кайсы илләрдә “пончик”-кызларны яраталар?

Алты илдә – Мавритания, Таити, Кувейт, Фиджи, Науру, Ямайкада түгәрәк гәүдәлеләр популяр икән. Ни өчен?

Алты илдә – Мавритания, Таити, Кувейт, Фиджи, Науру, Ямайкада түгәрәк гәүдәлеләр популяр икән.
Европада, киресенчә, кызларны зифа буйлы итеп күрергә өйрәнгәннәр. Шуңа да анда кызлар гомерләренә куркыныч янаган төрле диеталарда утыралар, күп вакытларын тренажер залларында үткәрәләр.
Мавританиядә исә ябык кызлар кияүгә чыкмый калу куркынычы алдында тора. Анда ябык кызлар тулы гәүдәле кызларга сокланып һәм көнләшеп карыйлар. Ата-аналар гаиләдәге кызның фигурасын кечкенә чактан “саклый” башлыйлар. 12 яшьтәге кыз анда 80 кгнан да ким булмаска тиеш икән. Хәтта булачак кәләшләрне ашатучы махсус фермалар бар икән. Анда организмга кирәгеннән дүрт тапкыр күбрәк ашаталар!
Таитида туй алдыннан кабилә башлыгы кәләшне үзе килеп карый. Кәләш ошамаса ул туйны кичектерергә, яисә бөтенләй баш тартырга хокуклы. Тулы гәүдәле кыз гына сәламәт бала табып үстерәлә дип уйлыйлар.
Кувейтта ирнең байлыгы турында хатынының гәүдәсенә карап фикер йөртәләр. Әгәр хатын ябык икән, димәк, ире – фәкыйрь. Тулы гәүдәле хатыннар турында гайбәт сөйләргә куркалар, чөнки ире – бай, хәлле.
Читайте нас: