Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
28 август 2019, 13:29

Хатын-кыз пилотлар ник аз?

“Аэрофлот” авиакомпаниядәге хатын-кыз пилотларны санаган.

“Аэрофлот” авиакомпаниядәге хатын-кыз пилотларны санаган. Бу адымга Bloomberg агентлыгы ясаган рейтинг этәргән: аларның мәглүматы буенча “Аэрофлот” авиакомпанияләр арасында хатын-кыз пилотларның аз булуы белән рейтингның иң түбән баскычын биләгән.
“Аэрофлот” хәбәр итүенчә, аларда хатын-кыз пилотларның саны гомум пилотларның 1,4 процентын тәшкил итә (4200 пилотның 58е – хатын-кыз).
Соңыннан авиакомпания бу санны төзәткән һәм 62 дип белдергән. Шуның 9ы – һава судноларының командирлары вазифасын үти.
Bloomberg агентлыгы исә “Аэрофлот”та бүгенге көндә 4200 түгел, ә 2800 генә пилот эшли, дип яза. Кайсына ышанырга да белмәссең.
“Аэрофлот” пилотны эшкә алганда төп критерий – аның профессионал булуы, ди. Русиядә моңа кадәр бу һөнәр ирләр һөнәре булып саналды. Тик заман үзгәрә күрәсең, хатын-кызларга да күкләрне яуларга вакыт җитте...
Читайте нас: